Тамашачылар Әнвәр Нургалиевның яңа җырын «ут» дип бәяләгән
Җырчының Казанда концертлары көтелә.
Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев инстаграм сәхифәсендә «Очам» дигән яңа җырын тәкъдим иткән. Тамашачы аны «ут» дип бәяләгән һәм Казандагы концертларда да башкарыр дип көтә.
«Очам» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова иҗат иткән, ә көен Раил Өметбаев язган.