Тамашачы Әнвәр Нургалиевка: «Татарча гына җырла»
Башкортстанның халык артисты рус телендә җыр яздырган.
Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев рус телендә җыр яздырган. «Алая роза» җырын ул социаль челтәрләрдә тамашачыларына җиткергән.
Әмма тамашачы Әнвәрнең русча җырлавын кабул итеп бетерә алмаган, татарча гына җырларга киңәш иткәннәр. «Кошмар инде», «Әкәмәт инде» кебек комментарийлар калдырган алар.
Шулай ук ошатучылар да юк түгел. «Молодец! Гүзәл хатыныңа багышланган җыр», «Стас Михайловны да уздырасың», «Русча бигрәк матур җырлыйсыз», — дигән бу төркем тамашачы.