Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамашачы Әнвәр Нургалиев концерты турында: «Кунакларны күп чакырган, үзе җитмәде»

Башкортстан җырчысының Казанда концертлары тәмамланды.

news_top_970_100
Тамашачы Әнвәр Нургалиев концерты турында: «Кунакларны күп чакырган, үзе җитмәде»
«Татар-информ» архивы

Мәхәббәт җырлары белән хатын-кызларның күңелен әсир иткән Әнвәр Нургаливның Казанда биш көнлек концертлары тәмамланды. Казан тамашачысы зал тутырып килгән иде.

Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев сәхнәдә күп сөйләми дә, сикерми дә, биеми дә, тик тә тормый. Аның үзенә генә килешле хәрәкәте бар — уң кулын яссы тотып «биетә». Шул хәрәкәте шундый килешә аңа.

Башка җырчыларның сәхнәсендә кечкенә өстәл тамашачылар чәчәкләрен һәм бүләкләрен кую өчен булса, ә Әнвәр Нургалиевның концертында анда графина белән су куелган. Җырчы һәр җыры тәмамлаган саен су салып эчте.

«Җылы сүзләр килә ишетәсе», «Йөрәк һаман да сине ярата», «Кочаклама яратмыйча» җырлары белән тамашачыларның күңелен яулаган җырчының концерты тәгаен өч сәгать барды. Тамашачылар залдан чыкканда бертавыштан бер-берсе белән «тиз бетте, җитмәде» дип сөйләшә иде.

Алар җырчының киң күңелле дә булуы, үз концертына кунакларны күбрәк чакыруы турында да сүз куертты.

Концертта Россиянең һәм Татарстанның атказанган, БАССР халык артисты Нәзифә Кадыйрова, татар эстрадасы җырчысы Айгөл Рәхимова, җырчы төркемендәге музыкант та икешәр җыр җырлады, алып баручы Фәрит Галиев та үз мәзәкләрен хәйран сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100