Тамашачы «Исән-сау кайтып китәсең килсә» дип янагач, Рифат Зарипов залдан чыгып качкан
Тамашачы «Исән-сау кайтып китәсең килсә...» дип янагач, Рифат Зарипов залдан чыгып качкан!
Рифат Зарипов Башкортстанның Шаран районында концерт куйган.
Руслан исемле тамашачы Рифатка: "Исән-сау килгәнсең, исән-сау кайтып китәсең килсә, Салават һәм Айдар сыман җырла", - ди. Рифат сәхнәдән сикереп төшә дә, "сау булыгыз!" дип кычкырып, залдан йөгереп чыгып китә.
"Безгә Рифат кебек җырлаган ошый, исән-сау гына җырла, Рифат".
"Исән-сау гына кайтып кит инде, син безгә бик кирәк, кая барсаң да кәмит куеп кайтып китәсең".
"Сәер кеше, нигә Рифат концертына килеп, Салават һәм Айдар кебек җырлауны сорарга? Алар ошаса, алар концертына бар".
"Сәер кеше, нигә Рифат концертына килеп, Салават һәм Айдар кебек җырлауны сорарга? Алар ошаса, алар концертына бар".
Бик күпләргә исә Рифатның киеме ошамаган.
"Салып ат бу киемнәреңне. Килешми синең матур тавышыңа. Татарча, үзебезчә матур киемнәреңне ки".
"Марляга чорналып утыргансыз дип торам".
"Чалбарыгыз клоун чалбарына охшаган. Килешми".
"Бер балагын ертып алган кебек".
"Рифат, өстеңә нәрсә кидең син? Күлмәкме, шортымы ул?"
"Мин Чаллыга киләсеңне белеп билет алдым, бу ыштаныңны кисәң, килмим",
"Сез бит халыкны сәхнәдән тәрбияләргә тиешсез. Клоун киемнәре килешми".
"Бу костюм бизәми, Арлекинга бүләк итегез. Бу костюм сезнең стимулны (автор стиль дияргә теләгән мөгаен) боза", - дип язалар.