news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамашачы Фирдүс Тямаевка: «Сез безнең витаминка»

Уфада узган концертларда җырчыга коронавирустан саклану костюмы, перчатка, ансептик биргәннәр.

news_top
Тамашачы Фирдүс Тямаевка: «Сез безнең витаминка»
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның Уфадагы концертлары уза. Яраткан тамашачысы җырчыны коронавирустан сакларга тырыша.

Беркөнне аңа саклану костюмы белән перчатка бүләк итсәләр, икенче көнне антисептик алып килгәннәр.

«Сез карантин вакытында онлайн-концертлар белән безнең күңелне күтәрдегез. Сез талантлы, сез чын, сез безнең витаминка», — дип кочаклады җырчыны сәхнәгә менгән ханым.

Концерт видеоларын карап, инстачыларның да кәефе күтәрелгән. Алар калдырган шат смайликларның исәбе юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар