Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамашачы Иркәгә: «Гаиләгездә шундый хәлләр була торып...»

news_top_970_100
Тамашачы Иркәгә: «Гаиләгездә шундый хәлләр була торып...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркә быелгы сезонның беренче гастрольләреннән бик канәгать кайткан. Тормыш иптәше Артур Шабакаевны мобилизациягә озату сәбәпле, күрәсең, тамашачысы җырчының янына ук килеп, җылы сүзләрен ирештергән.

«Зур рәхмәтләребезне әйтеп, без бу сезонның кечкенә генә турыннан әйләнеп кайттык...

Күпме тамашачы миңа килеп: «Без синең белән», – диде. Мин дә сезне бик яратам, тамашачым.

Ишимбайда яшәүче Наил абый белән Зөлфирә апа, рәхмәт сезгә, тәмле итеп ашатып, әле матур итеп догалар укып, безгә вәгазьләр сөйләп, кунак иттегез.

Шулай итеп, без Казанда. Хәзер 22 октябрь Уникс концертлар залында үтәсе концертка әзерләнәбез. Сезнең белән очрашуларны көтеп калабыз», – дигән Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Без сезне һәм сезнең иҗатыгызны бик нык хөрмәт итәбез. 20 ел сезнең белән булдык һәм булачакбыз да! Чиксез рәхмәтләребез! Гел шундый күтәренке кәефле, көләч йөзле булуыгызны телибез! Без сезне яратабыз!», «Горурланам сезнең белән. Гаиләгездә шундый хәлләр була торып та, көчле рухлы булуыгызга сокланам. Офиста гына утырып кем дә эшли ала. Ә менә күңелегез тулы авыр хисләр белән елмаеп-көлеп концерт куярга һәркем булдыра алмый. Сез – бик көчле хатын-кыз!» – дип язганнар Иркәгә тамашачылары.

Берничә көн элек кенә Иркә үзе: «Сәхнә… Бүгенгесе көндә бөтен борчуларны, мәшәкатьләрне, кирәкмәгән уйларны оныттыра торган урын минем өчен… Рәхмәт, тамашачым, булуыгыз өчен, хөрмәтегез өчен», – дип язган булган.

Фото: Иркәнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100