Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова социаль челтәрдә ире Алмаз белән төшкән фото куйган. Җырчыларның шәхси тормышын һәм иҗатын күзәтеп баручылар фотоны җентекләп өйрәнгән.
Комментарий калдыручыларның күпчелеге «Зөлфирә бәби көтә» дип шикләнә, хәтта кайберләре бу уңайдан котларга да өлгергән.
«Бәби көтәсез ахры?», «Котлыйм сезне!», «Бик матур пар, әллә бәби көтәсез?» – дип кызыксынган тамашачылар.
«Зөлфирә, Алмазны шулкадәр ашатма әле, бите кирпеч булган бит. Матур егетне бозма инде, ул барыбер сине генә ярата», – дип кайгырган берәү артистның тышкы кыяфәте өчен.