Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамашачылар Руслан Кираметдиновның яңа образын «сүтеп җыйган» – фото

news_top_970_100
Тамашачылар Руслан Кираметдиновның яңа образын «сүтеп җыйган» – фото

Руслан Кираметдинов иҗатын күзәтеп баручылардан һәм виртуаль дусларыннан яңа образы турында фикерләрен сораган.

Дөресен әйткәндә, яңа образны «сүтеп җыйганнар». Бер төркем яңа образны «килешле, көндәлеккә киеп йөрергә уңайлы һәм ун елга яшәрткән, карап туйгысыз матур» дигән фикердә.

Ә икенче төркем «Руслан гел костюмнан гына йөрергә тиеш» дип саный. Костюм артык авырлыкны да яшерә, дигән фикер дә бар.

«Килешми, бала-чага сыман», «Бөтен матурлыгың югала», «Сәхнә өчен түгел, сезгә күбрәк интеллигентный киемнәр килешә», «Руслан, сезгә мондый киемнәр бармый», – дип язучыларга җавап та бирүчеләр бар.

«Әллә ул өйдә киядер бу киемне. Тизрәк агу чәчәсез. Ильмира йөрде бит әле шортик киеп, су сибешеп, аңа килеште. Молодец, Руслан. Йөрәгең ни куша шуны эшлә», – дип язган берәү.

«Анысы-монысы нәрсә, күкрәгенә кадаган кара шайтаның бигрәк килешә», – дип тә язучы бар, шул ук вакытта «бала-чага футболкасы кигәнсең» дип тә бәя биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100