Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамашачы Зөлфия Шакированың күлмәге турында: «Түше дә ябык, төсе дә килешле»

news_top_970_100
Тамашачы Зөлфия Шакированың күлмәге турында: «Түше дә ябык, төсе дә килешле»
Фото Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге битеннән

Җәвит Шакиров Зөлфия Шакирова белән бергә төшкән фотосын социаль челтәрдәге битенә куйган һәм матурлык турында язган.

«Агып торган суга, янып торган учакка, шаулап үскән агачка, кыя тауларга, күз явын алырлык матур чәчәккә, бер-берсенә бәрелә-бәрелә агылган болытларга, салават күперенә, энҗе кар бөртегенә, дулкын булып тибрәлгән игеннәргә, күктәге кояшка, ялын җилләргә таратып чапкан атка, йолдызларга, төнне яктырткан айга карап сокланмаган кеше бар микән? Юктыр. Бу матурлыкны күрә белмәгән, яратмаган, сокланмаган кеше – бу дөньяда яшәүнең мәгънәсен, асылын аңламаган зат. 

Фотога төшкәндә, барыбыз да матур җирне сайлыйбыз. Ничек инде шушы фонтан янында төшмәскә! Аның матурлыгын сезгә дә күрсәтәсе килде. Матур бит? Соклангыч», – дип, матурлык турында язган артист.

«Күз Зөлфия ханымның чибәрлегенә төшә»,  «Сез үзегез бик матур»,  «Зөлфия ханымның күлмәге һәрвакыттагыча килешле, түше дә ябык, төсе дә килешле», – дип, башка матурлыкны күреп алган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100