Табиблар артык ашамаска ярдәм итә торган 4 ризыкны атаган. Кайсыбер ризыклар аппетитны киметә, бу исә артык ашаудан саклый, сәламәтлекне яхшырта. Бу турыда «Вечерняя Москва»
Беренчесе – авокадо. Анда майлы кислоталар һәм йөрәккә файдалы калий күп.
Икенче файдалы ризык – арпа ярмасы, анда углеводлар һәм азык җепселләре күп, алар ашыйсы килү хисен тынычландыра.
Аннары исемлектә шпинат килә. Ул витаминнарга һәм микроэлементларга бай, шулай ук анда аппетитны киметә торган тилакоидлар бар.
Табигый йогырт тыгыз консистенцияле, аның белән тамак ялгап алырга була, ул аксымга да бай.
Белгечләр фикеренчә, бу ризыкларны рационга кертсәң, аппетитны контрольдә тотып, сәламәтлекне яхшыртып була.