Табиб-терапевт Надежда Чернышова сүзләренчә, тамакта «төер булган» кебек хис төрле авырулар һәм халәтләр белән бәйле булырга мөмкин. «Радио 1» шул хакта яза.
Күп очракта бу проблема калкансыман биз зураю яки анда төен барлыкка килү аркасында туа. Бу очракта тирә-як тукымаларга басым ясала һәм тамакта чит әйбер торган кебек хис барлыкка килә.
Моннан тыш, сәбәп ашказаны-эчәклек тракты авырулары — гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы (ГЭРБ) булырга мөмкин. Бу очракта ашказаны эчендәгеләр кире үңәчкә һәм тамакка күтәрелә, бу исә лайлалы тышчаны ярсыта һәм шешүгә китерә.
Шулай ук муен остеохондрозы, чәчәк серкәсенә аллергия яки тамак өлешендәге онкологик авырулар да сәбәп булырга мөмкин.
Белгеч бу халәтне игътибарсыз калдырмаска һәм табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Әгәр тикшерүләр эчке органнар авыруларын күрсәтмәсә, сәбәп еш кына психологик халәт белән бәйле була — көчле стресс яки эмоциональ киеренкелек нәтиҗәсендә дә «тамакта төер» хисе барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.