news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамак авыртуын дәваламау йөрәккә зыян сала аламы?

news_top
Тамак авыртуын дәваламау йөрәккә зыян сала аламы?
pixabay.com

Дөрес дәваланмаган тамак ялкынсынуы йөрәк авыруына да китерергә дә мөмкин, дип кисәтте Sputnik радиосына югары категорияле отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев. Бу хакта РИА Новости яза.

Тамак авыртуы еш кына куркыныч симптом буларак кабул ителми. Күп кенә кешеләр хәтта табибка да мөрәҗәгать итми. Әмма бу бадәм бизләре ялкынсынуы турында әйтергә мөмкин. Ул, үз чиратында, йөрәк авыруына китерергә мөмкин, диде Зайцев.

Табиб сүзләренә караганда, әлеге бизләр иммунитет өчен җаваплы һәм организмны төрле инфекцияләрдән, бигрәк тә стрептококк инфекциясеннән саклый.

Стрептококк инфекциясеннән йөрәк тә зыян күрергә мөмкин, диде табиб. Мәсәлән, бактериаль миокардит яки эндокардит була ала, - диде ул.

Тамак авыртуына игътибар итмәү һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итү мөһим», - диде Зайцев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар