news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамагына операция ясаганда үсмер кыз үлгән

news_top
Тамагына операция ясаганда үсмер кыз үлгән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендә шәхси клиникада баланың аденоидларын алдырмакчы булганнар, тик ул үлеп киткән. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 14 яшьлек бала үлеме буенча җинаять эше ачкан.

Фаҗига 25 мартта Одинцово шәһәрендәге шәхси клиникаларның берсендә була. 14 яшьлек Ираны әти-әнисе клиникага алып килә. Алар баланың аденоидларны алып ташлау өчен планлы операциягә чакырылган.

Аденоидит - киң таралган авыру, борын-йоткылык куышлыгында миндалиналар (адеонидлар) үсә, баланың борын аша сулавы бозыла, колагы начар ишетә башлый, һ.б. барлыкка килә. Адеоноидоарны алып ташлау өчен гомуми наркоз белән операция ясыйлар.

Ирага да табиб операция билгели. Операция вакытында баланың хәле китә, аннары йөрәге туктый. Бала үлә. Табиблар баланы реанимацияли алмый, диелә «Комсомольская правда» хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар