Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Әлфия Хәбибуллина Ландыш Нигъмәтҗанованы яклап язган

Алып баручы җырчыны гаепләмәскә өнди.

news_top_970_100
Тамада Әлфия Хәбибуллина Ландыш Нигъмәтҗанованы яклап язган
Салават Камалетдинов

Тамада Әлфия Хәбибуллина «Барс Медиа» дагы җырчыларның гаугасына карата фикерен белдереп язган.

«Бака ботын кыстыргандай, мин дә кысылыйм әле. Ландыш белән Иркә арасына түгел. Иркәне белмим. Ландыш белән эшләгән бар.

Күп еллар элек Римма ханым белән гастрольләрдә йөрдек, ул вакытта Фәритнең беренче улы туган гына иде әле. Шунда Римма апа, хатыны бигрәк көнче, юктан тавыш чыгара торган, тора алырлармы инде, дип чын йөрәге белән әрнеп борчыла иде. Ә ул вакытта Ландышның «Барс»та исе дә, эзе дә юк иде. Ир белән хатын аерылышканда гаеп атта гына булмый, тәртәдә дә була, шуңа күрә Ландышка «гаилә җимерүче» дип яла ягар алдыннан, бераз уйларга кирәктер, үзебезгә гөнаһ алмас өчен.

«Бик хак сүзләр язасыз, Әлфия ханым. Кеше белмичә әллә ниләр сөйли шул».

«Бик мәгънәле сүзләр».

«Нинди мәгънәле сүзләр күрдегез соң монда. Римма ханымга да, аерылган теге ханымга да бу сүзләрне укырга бик күңелледер дип уйлыйсызмы?»

«Римма ханым малаен яклый инде, киленне якламас».

«Инде хәзер Римма апа белән Ландышны бутарга тотындылар, кошмар».

«Сез олыгайгач нинди булырсыз икән? Әүлияләр җыелган инде монда».

«Хатыны бер дә юкка көнләмәгән инде, димәк сәбәбе булган. Беркем дә аерылырмын дип кияүгә чыкмый, балалар тапмый!» — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100