news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамада Гамил Нур «яшьлек мәхәббәте» белән түшәктә ятканын күрсәтте

Алып баручы ТикТок сәхифәсенә кызык видео урнаштырган.

news_top
Тамада Гамил Нур «яшьлек мәхәббәте» белән түшәктә ятканын күрсәтте
Солтан Исхаков

Тамада Гамил Нур үзенең «яшьлектә сөйгән яры» белән түшәктә яткан видеосын ТикТокка куйган. Юрган астыннан яртылаш кына чыгып торган Гамил Нур:

«Ничә еллар үткәч,

Онытылып беткәч,

Очраштырдың, нигә, әй, язмыш?» — дип, Габделфәт Сафинның «Язмыш» җыры белән үзенең хис-кичерешләрен дә күрсәтеп биргән.

Тик менә видео алдавыч булып чыккан. Тамада янәшәсендәге хатын-кызны күрергә өметләнгән язылучылары видео ахырында кара төстәге манекенга тап булалар. Әмма берсе дә үпкәләмәгән, видео астында елмаю смайллары калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар