news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Гариповадан кыстыбый рецепты

news_top
Чулпан Гариповадан кыстыбый рецепты
Фото Чулпан Гарипованың социаль челтәрдәге битеннән

Журналист, тамада Чулпан Гарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә әбисенең кыстыбый рецептын тәкъдим иткән. 

«Камырга сода һәм йомырка салынмый. Кыстыбыйның камыры үтә күренмәле һәм авызда эреп китә торган була», –дип язган ул.

Камыр өчен 120 атланмай, 250 мл сөт, тоз, он кирәк булачак.

Эчлек өчен пешерелгән бәрәңгегә май һәм кайнаган сөт салып изәргә.

Кыстыбый пешерү тәртибе һәркемгә мәгълүм булганча, камырдан җәймәләр ясарга, ике ягын да майсыз табада кыздырып алырга. Аннары эчлек салырга.

Кыстыбыйны ашап бетерерлек итеп кенә атланмай белән майларга. Алдан майлап куйган очракта кыстыбыйлар ябышачак.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 ноябрь 2022
    Исемсез
    Кукэй Салман ,ул карты була,Аны тешлэп тэ алып булмый.
  • 30 ноябрь 2022
    Исемсез
    Борынгылар фикере дорес, камырга
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар