news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамада Чулпан Гариповадан глютенсыз тары коймагы рецепты

news_top
Тамада Чулпан Гариповадан глютенсыз тары коймагы рецепты
Фото социаль челтәрдән алынды

Алып баручы, тамада Чулпан Гарипова тары ярмасыннан глютенсыз коймак пешергән. Рецептын язылучыларына тәкъдим иткән.

«Юка коймак килеп чыга. Моңа фарш төрергә дә була», – дип сөйли ул.

Коймак өчен кирәк:

  • 230 грамм җебетелгән тары ярмасы
  • 2 аш кашыгы үсемлек мае
  • 3 йомырка (С2)
  • 200 миллилитр су
  • 1 чәй кашыгы алма уксусы (яблочный уксус)
  • бер чеметем тоз

Тары ярмасын төнгә җебергә калдырасы.

Блендер ярдәмендә тарыны, 1 йомырка, майны бергә болгатырга. Килеп чыккан массаны тирән савытка күчерергә, 2 йомырканы кушарга һәм болгатырга. Аннан тоз, уксус салырга, тагын болгатып алырга. Соңыннан су салырга һәм болгатырга. Камыр сыек кына килеп чыга, дип яза ул.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар