
Тамада, элеккеге ТВ журналисты Чулпан Гарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә файдалы киңәшләр бирә. Сәламәтлек буенча сорауларга җавап, ризыкны файдалы итеп пешерү рецептлары белән уртаклаша.
Билгеле булганча, ул шәһәр янындагы бистәдә үз йорты белән яши. Үзләре өчен, антибиотикларсыз ризык ашатып, тавыклар һәм үрдәкләр үстерә. Бу юлы авыл халкы, аның сатып алып, үрдәкләргә ит ашатуына шаккаткан.
«Итне ашлыкка учлап салып пешерәбез. Ул тавыкларның йомырка салуын яхшырта. Үрдәкләргә ул кадәр күп эләкми дә инде. Без аны 1 айлык үрдәкләргә бирә башлыйбыз, ул вакытта алар инде тыгылмый. Үрдәкләр елгада йөзгәндә бакасын да, маймычын да ашый бит инде, ә ябылуда торгач, андый нәрсәләр эләкми», – дип сөйли ул.
Алар ит-сөяк фаршын фабрикадан сатып алуларын әйтә. Ә инде 4 ел үрдәкләргә итле ботка пешереп ашатуын, алардан күреп, күршеләре дә, урамнарында яшәүчеләр башкалар да сатып алуларын әйтә.