news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамада Чулпан Гариповадан «балачак кәнфите» рецепты

Кәнфит авыл сөтеннән тәмлерәк була.

news_top
Тамада Чулпан Гариповадан «балачак кәнфите» рецепты
https://www.instagram.com/tamada_chulpantv/

«Безнең балачак кәнфите шул бу. Ул вакытта кәнфит булмаганнан кайната иделәр. Хәзер кибеттәге меңдә бер төрле кәнфит арасында нормале булмавы аркасында яңадан кайнатыр вакыт җитте. Помадка дип тә атыйлар бугай кайбер якта», — дип язган журналист, тамада Чулпан Гарипова.

Кәнфит 1:3 исәбеннән ясала. Ярты литр сөткә шул 3 ярты литрлы банка белән шикәр комы салырга. Шуны бер сәгать чамасы сүрән утта кайнатырга. Болгатып торырга кирәк. Алайса төбе көяргә мөмкин.

Кашыкка авырая башлагач, зур-зур тишекләнеп кайнаган сыман билгеләре беленә башлагач 50 грамм сыер мае салырга. Аннары шул массаны майлаган табага агызырга. Бөтенләй катып беткәнче ромбиклап сызып чыгарга. Кәнфит каткач шул эздән яхшы сына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар