Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Чулпан Гарипова содалы ванна керүнең файдасы турында яза

Содалы ваннаны йөрәк авырулы кешеләргә керергә киңәш итмиләр.

news_top_970_100
Тамада Чулпан Гарипова содалы ванна керүнең файдасы турында яза
pixabay.com

Тамада Чулпан Гарипова инстаграм сәхифәсендә сода ваннасының файдалы үзлекләре турында язган.

Содалы ванна организмны токсиннардан чистарта. Артрит, хондроз, бөер, бавыр, ашкайнату системасы белән бәйле проблемалар булса, сода ванналары керергә киңәш итәләр. Шулай ук сода тән тиресендә проблемалар булса, аллергия борчыса ярдәм итә, шешенүне киметә, кан тамырларын ныгыта, целлюлит белән көрәшә, матдәләр алмашын яхшырта, йокыны рәтли. Содалы ванна онкология булдырмас өчен дә яхшы чара.

«Содалы ваннада кимендә бер сәгать ятарга кирәк. Бары тик шул очракта гына файдасы булачак. Ваннадагы суның температурасы 38-39 градус булырга тиеш. Йөрәкләре авырткан кешеләргә керергә киңәш итмиләр. Содалы суда ятуны башта 20-40 минуттан башлагыз. Организмнан начар сулар китү сәбәпле эчәсе килә башлый, ваннага үзегез белән җылы су алып керергә онытмагыз. Гадәти ваннага бер пачка сода салына. Безнең ванна ике кеше сыя торган. Шуңа мин икене салам. Әлеге ваннаны ике көнгә бер курслап керергә була. Мәсәлән, ун мәртәбә, яки даими рәвештә атнага бер. Содалы ваннадан чыккач, без гади су астында душта чайканып алабыз», — дип яза ул инстачыларга киңәшләрен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100