Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Чулпан Гарипова бройлер чебиләре үстерергә өйрәтә

Киңәшләре белән ул инстаграм сәхифәсендә уртаклашкан.

news_top_970_100
Тамада Чулпан Гарипова бройлер чебиләре үстерергә өйрәтә
https://pixabay.com/ru

«Бер тәүлеклек чеби алырга куркам мин дип язучылар күп. Ә мин киресенчә шундыйларны үстерергә яратам.

Берничә лайфхак белән бүлешим әле.

  • 1-7 көннәрне мин аларга «Ветом-1» дигән пробиотик эчертәм. Суларына салам. Ул ашкайнату системаларын рәтли.
  • 7-14 көннәрдә суларына «Чиктоник» дигән витамин салам. Бу комплексны иң яхшысы дип таптым.
  • 1-14 көннәрне «Комбикорма старт» (кечкенәләр өчен) ашатам. Глазовский яки Богданович заводында чыгарылганнарга өстенлек бирәм.
  • 15 көннән үзем тарткан комбикормага күчә башлыйм. Комбикорманы болай ясыйм. Бодай, көнбагыш, арпа, кукуруз, борчак ярмаларын тегермәндә ваклатам! 3 өлеш кукуруз, 2 өлеш бодай, 1,5 өлеш көнбагыш, 0,5 өлеш борчак, 1 өлеш арпа алам. Шушы тарткан катнашманы яхшылап бутап ашатам.
  • Чебинең унбишенче көнендә шушы катнашманы комбикормага 30% кушам
  • Икенче көнне (уналтынчы көне) 50/50 кушам.
  • Өченче көндә 30% гади комбикормага 70% тартканны кушам.

Шуннан алдагы көннәрдә тулысынча бары тик үзем тарткан катнашманы су белән юешләтеп бирәм. Суны күп кушмаска. Тартылган катнашма кул белән җыйгач оеша, ә бармак белән төрткәч таралып китә торган булырга тиеш. Суга балык мае һәм сөяк оны да салам.

  • 14 көннән башлап, суйганчы чебиләрнең суына тагын бер пробиотик «Байкал М» салам (аны бакчачылар үсемлекләргә сибәргә куллана).

Шуларны куллансагыз, чебиләрегез үлми һәм итләре тәмле була. Аксымнары, микроэлементлары дөрес итеп кулланылган, тарттырылган ярмалар ашап үсә.

  • Чебиләрнең алларына 5 көннән соң ком куям. Аларның азыкны эшкәртү системасы өчен бу бик кирәк», - ди Чулпан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100