Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Талпан үтерергә мөмкин»: үзеңне һәм хайванны куркыныч инфекцияләрдән ничек сакларга?

Талпан тешләсә, кеше яки хайван сәламәтлегенә нинди зыян килә ала? Талпаннарның активлык сезоны кайчан башлана? Табигатькә чыгуга ничек әзерләнергә? Бу һәм башка сорауларга табиблар җавап бирде.

news_top_970_100
«Талпан үтерергә мөмкин»: үзеңне һәм хайванны куркыныч инфекцияләрдән ничек сакларга?
Фото: «Татар-информ»

«Йогышлы талпаннар бөтен Татарстанда очрый»

Быел яз иртә килде, талпаннар да иртә уянды, димәк, барлык саклык чараларын күрергә кирәк. 2024 елда Татарстан хастаханәләрендә талпаннар тешләү буенча 12 891 мөрәҗәгать теркәлгән.

Талпаннарның активлык сезоны температура +10 градустан югарырак күтәрелгәч башлана, күпьеллык уртача күзәтүләр буенча бу – апрель уртасы, аларның иң югары күрсәткече май – июнь азагында була. Июльдә талпаннар кими, августта аларның саны тагын арта башлый, ул октябрь ахырына кадәр дәвам итә, – дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина.

Быел иртә килгән җылылык талпаннарның иртә активлашуына китерә, ди белгеч. Быел кешеләрне һәм хайваннарны талпаннар күпкә иртәрәк тешли башлаячак.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Талпан инфекциясенә килгәндә, Татарстанның бөтен территориясендә талпан боррелиозы, ә 30 районда талпан вируслы энцефалиты бар. Яфраклы катнаш урманнарда талпаннар күбрәк – алар урман эченә караганда сукмаклар буенда һәрвакыт күбрәк була, шулай ук болыннарда, биек үләнле кырларда да талпаннар күп булырга мөмкин.

«Талпаннар иң актив булган чорда халык күпләп ял итә торган урыннарны – скверлар, парклар, яшел зоналарны акарицид белән эшкәртәләр. Республикада мондый эшкәртү гадәттә майның икенче декадасында башлана. Ләкин җылы яз иртәрәк килгән елларда, эшкәртүләр иртәрәк тә башланырга мөмкин», – диде Анна Алешина.

ТР Роспотребнадзоры кисәтә: урманга, паркларга, болыннарга һәм талпаннар очрарга мөмкин булган башка урыннарга барырга җыенганда, тәнне мөмкин кадәр каплый торган кием кияргә кирәк. Ачык төстәге киемгә өстенлек бирергә кирәк – анда талпанны күрү җиңелрәк. Өйдән чыгар алдыннан киемнәрне талпаннарны куркыта торган репеллентлар белән эшкәртергә була.

Йөреп кайткач, һичшиксез, үзеңне тикшереп чыгарга кирәк – талпанны күрүе кыен түгел. Табигатьтә йөреп кайтканнан соң үзегезне, якыннарыгызны, йорт хайваннарын: чәч араларын, муеныгызны, култык асты һәм касык өлкәләрен, колак эчләрен – талпаннар кадалырга ярата торган урыннарны игътибар белән карагыз.

Фото: © «Татар-информ»

«Әгәр эшегез урман белән бәйле икән, прививка ясатырга тиешсез»

Талпаннардан саклануның өстәмә чарасы булып вакцинация тора. Бары тик талпан вируслы энцефалитыннан гына прививка ясыйлар.

Вакцинацияне көзен башламаганнар беренче прививканы мартта ясатырга тиеш. Вакцинация 2 тапкыр үткәрелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал – 1 ай. Вакцинациядән соң иммунитет барлыкка килсен өчен кимендә 2 атна кирәк, шуңа күрә прививка ясату курсын – 2 прививка ясатуны – куркыныч янаган җиргә киткәнче кимендә 2 атна алдан тәмамларга кирәк, – ди Анна Алешина.

Энцефалитка каршы вакцинация кемнәргә киңәш ителә:

• инфекция хас булган урыннарга эшкә яки ял итәргә баручыларга;

• эндемик территориядә яшәүчеләргә;

• вируслы биологик материал белән контактка керүчеләргә.

Күп вакытларын урманлы җирләрдә үткәрүчеләр, мәсәлән, төзүчеләр, файдалы казылмалар табу һәм чыгару белән шөгыльләнүчеләр, урман хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, урман сәнәгате хуҗалыклары хезмәткәрләре һәм башкалар өчен вакцинация мәҗбүри.

ТР Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча, 2025 елда талпан вируслы энцефалитына каршы иммунизация 15 173 кешегә планлаштырылган (вакцинация – 6465, ревакцинация – 8708).

«Талпан инфекцияләре нерв системасын һәм йөрәкне какшата»

«Татарстанда иксод талпаннары яши, бу – талпаннарның иң күп санлы төркеме, яз көне алар апрельдән майга кадәр актив була. Алар йоктырган инфекцияләр бик авыр уза, озак тернәкләнү чоры таләп ителергә мөмкин, бу инфекцияләр инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин», – дип сөйләде Республика клиник Йогышлы авырулар хастаханәсе табиб-инфекционисты Елена Хәсәнова.

Талпан тарата торган иң куркыныч ике авыру – талпан энцефалиты һәм боррелиоз.

Талпан вирус энцефалиты – кискен йогышлы вируслы авыру. Ешрак үзәк нерв системасын зарарлый. Талпан энцефалиты вирусы инфекцияле талпанның кешегә кадалуының беренче минутларында ук йога. Шулай ук авыру алиментар юл белән дә йогарга мөмкин – авыру кәҗә һәм сыер сөтен кулланганда.

Инкубация чоры тәмамлангач (гадәттә ул талпан тешләгәннән соң уртача 7-14 көн дәвам итә), авыру 2 фазада уза.

Беренче этапта температура күтәрелә, ул уртача 3 көн тора. Кеше арыганлык хис итә, башы, мускул һәм буыннары авырта, күңел болгана, аппетит югала. Бу вакытта вирус канда әйләнә. Аннары симптомсыз чор башлана – ул 3 атнага кадәр дәвам итә, бу вакытта авыру үзен берничек тә күрсәтми.

Шуннан соң, әгәр кеше терелмәсә, авыру икенче фазага күчә. Менингит һәм менингоэнцефалит билгеләре барлыкка килә. Аларга югары температура, баш авырту, күңел болгану, косу, аң бозылу, көзән җыеру керә. Талпан энцефалиты белән авыручыларның якынча 20 процентында неврологик яктан тайпылышлар күзәтелә. Талпан энцефалиты белән авыручы хәтта үләргә мөмкин.

Лайм авыруы, яки талпан боррелиозы, үзен башкача күрсәтә. Талпан тешләгәннән соң 7-14 көн үткәч, аның урынында урта өлеше ачыграк булган кызыл тап хасил була. Ул зураерга мөмкин, ләкин гадәттә берничә атна эчендә юкка чыга. Табиблар моны тиренең күчеп йөрүче эритема белән зарарлануы дип атыйлар. Эритема 10 очрактан 4-7сендә барлыкка килә. Күчеп йөрүче эритема табылганда, кичекмәстән антибиотиклар белән дәвалау курсын башларга кирәк.

Авыру бу стадиядә туктап калырга мөмкин, әмма иммунитет зәгыйфрәк булган очракта, инфекция нерв системасына, тирегә, буыннарга, йөрәккә зыян китерәчәк. Лайм авыруыннан вакцина юк. Бердәнбер профилактика – талпаннардан саклану.

«Кадалган талпанны чыгару өчен, якындагы травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бу мөмкин булмаса, талпаннарны сак кына итеп үзегез тартып алыгыз. Аны измәскә кирәк, чөнки ярага эчке матдәләре эләгәчәк һәм инфекция йоктыру куркынычы артачак. Талпанны чыгарганнан соң тешләгән урынны дезинфекцияләгез», – ди Елена Хәсәнова.

Тәнгә кадалган талпанны чыгарганнан соң пыяла савытка салырга һәм, тикшерү өчен, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк, дип киңәш итә табиб. Ул Казанның Сеченов урамы, 13а йортта, 201 нче кабинетта урнашкан. Эш сәгатьләре: 8.45 тән 16.00 гә кадәр; тел. (843) 221-90-89. Талпанны тәүлек дәвамында тикшерәләр. Әгәр дә аның йогышлы булуы ачыкланса, тикшерү һәм антибиотиклар билгеләү өчен, инфекционистка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Фото: © «Татар-информ»

«Хайванга дару бирегез, һәм ул талпан куркынычыннан сакланган булачак»

«Йорт хайваннарындагы талпан инфекцияләре арасында аеруча этләр пироплазмозы билгеле. Кешегә бу авыру йокмый. Хәтта йогышлы эт сәламәт эт белән сугышса да, инфекция йокмаячак. Авыруны талпан гына тарата», – дип сөйләде ветеринария табибы Александра Чернышева.

Талпан инфекцияләренең күпчелеге Татарстанда очрамый, нигездә бу – Россиянең көньяк төбәкләре проблемасы. Шуңа да карамастан, татарстанлылар үз йорт хайваннарына игътибарлы булырга тиеш.

Ветеринарлар фикеренчә, йорт хайваннарын яклауның иң яхшы ысулы – аларга махсус дарулар бирү. Бүген даруханә киштәләрендә чыннан да яхшы препаратлар, шул исәптән импортны алыштырганнары да очрый. 1 таблетка 3 айга кадәр саклый ала. Препарат талпанны хайванны тешләгәндә үтерә, һәм ул вирус йоктырырга өлгерми.

«Бүгенге көнгә кадәр ветеринария клиникаларына талпаннар буенча мөрәҗәгатьләр булмады. Гомумән алганда, кешеләр хәзер бу куркыныч турында хәбәрдар, саклану мәсьәләсенә җаваплы карыйлар, хайваннарын алдан әзерлиләр», – ди Александра Чернышева.

Табиб әйтүенчә, тешләгәннән соң, симптомнар 3 көннән 3 атнага кадәр дәвам итә ала. Әгәр хайван кәефсезләнсә, аның сидеге каралып, косу һәм эч китү барлыкка килсә, хуҗаларга ашыгыч рәвештә ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Квалификацияле ярдәмнән башка хайван һәлак булачак.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100