news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Талпан тешләгәч комага киткән бала күзләрен ачкан

news_top

Карелиянең Пряжинский районы Святозеро авылында 2 майда 9 яшьлек малайны талпан тешли. Бала комага китә. Хәзер ул күзләрен ачкан. Бу турыда https://gubdaily.ru яза.

Талпан кадалгач, ата-анасы тиешле барысын да үти. Алар паразитны анализга тапшыра, балага иммуноглобулин кертәләр. Беренче вакытта бала үзен яхшы хис итә – футбол да уйный, укуын да тәмамлый. Ләкин 20 майдан соң хәле кискен начарлана.

«Табиблар ана медикаментоз комага кертте. Кызганычка, ул үзе сулый алмый, аны ИВЛ аппаратына тоташтырдылар. Хәле авыр, ләкин хәзер стабиль. Бүген ул күзләрен ачты, тик озакка түгел. Улым, сулыш ала башларга кирәк!» – ди әтисе.

Балага табиблар операция дә ясаган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар