news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Талпан тәннең кайсы өлешләренә ешрак кадала?

news_top

Талпан кеше тәненең кан күп йөри торган һәм юка тиреле өлешләренә ешрак кадала. Бу хакта Калининград өлкәсенең Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Елена Бабурага сылтама белән РИА Новости яза.

«Талпаннар муенга, күкрәккә, култык астына, касыктагы җыерчыкларга, тәннең кан күп йөри торган һәм юка тиреле өлешләренә ешрак кадала», – дигән ул.

Елена Бабура сүзләренчә, талпан кадалган очракта ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб авыру йоктыру куркынычын бәяләячәк һәм кирәк булган очракта профилактик дәвалану яки экстрен профилактика – иммуноглобулин кадау билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар