2025 ел язы иртә башланды һәм шуның аркасында талпаннар да иртә чыкты. Талплан кадалса нишләргә һәм моның куркынычыннан ничек сакланырга? Бу хакта Сквандинавия сәламәтлек үзәге терапевты Ольга Чистик «Газета.Ru»га сөйләгән.
Талпан күргәч беренче реакция – аны үзең тартып алырга теләү. Әмма болай эшләмәү хәерлерәк, дип аңлаткан табиб.
«Ялкынсыну куркынычы бар. Ярада талпанның борыны калырга мөмкин һәм бу үлек, хәтта абсцесс та китереп чыгара ала. Шулай ук токсик матдәләр (керосин, спирт һәм башкалар) кулланганда талпан ярага кире керергә мөмкин һәм бу да шундый ук реакция китереп чыгара. Моннан тыш, бөҗәкне тәнгә басып сыткан очракта, аның эчәклегендәге матдәләр турыдан-туры ярага агып чыгарга мөмкин. Аннары канга вируслар һәм бактерияләр эләгә ала. Тагын бер сәбәп – медицина контроле булмау. Талпанны алганнан соң аны һичшиксез анализга тапшырырга, яраны җентекләп карарга кирәк. Бу җитди проблемалар булдырмаска ярдәм итә», – дигән эксперт.
Әгәр ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк икән, талпанны мөстәкыйль алырга да була, тик моның үз куркынычлары булырга мөмин.
«Стериль эскәк ярдәмендә талпанны тирегә мөмкин кадәр якынрак килеп эләктерергә тырышыгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча, талпанны тире астыннан әкрен генә, бөтереп чыгарыгыз. Һич кенә дә бөҗәккә басарга ярамый, май, керосин һәм башка сыеклыклар кулланмагыз. Талпан кадалган урынны антисептик белән эшкәртегез. Талпанны ябык савытта саклагыз. Шулай да мөмкин кадәр тизрәк табибка барырга һәм талпанны анализга тапшырырга тырышыгыз», – дигән табиб.
Талпан кадалып өч сәгать узуга медицина ярдәме алу мөмкинлеге булганда талпанны үзлектән алырга була. Мәсәлән, ашыгыч ярдәм чакыру яки тиз генә табибка бару мөмкинлеге булмаган поход шартларында. Әмма барыбер бик нык сак булырга кирәк.
Талпаннардан күчә торган иң билгеле авыру – Лайм авыруы. Бу бактериаль авыру – «мигрирующая эритема» (кызыл тап), бизгәк китереп чыгара, башны авырттыра, буыннарны, нерв системасын һәм йөрәкне зарарлый. Антибиотиклар белән заманча дәвалау таләп ителә, юкса инвалид булып калу куркыныч бар.
«Моноцитарный эрлихиоз» – талпаннардан күчә торган тагын бер авыру. Билгеләре: бизгәк, хәлсезлек, мускуллар һәм буыннар авыртуы, сирәк очракларда эчке органнар зарарлану. Моннан тыш, тимгелле талпан тифы һәм кайтма талпан тифы очрарга мөмкин – болар бизгәкле һәм тимгелле бактериаль инфекцияләр.
«Әлбәттә, бу исемлектән энцефалитны төшереп калдырырга ярамый. Әлеге авыру баш миен һәм арка миен ялкынсындыра – бу паралич (хәтта йөрмәслек, кулны күтәрә һәм башны тота алмаслык дәрәҗәдә), эпилепсия китереп чыгарырга мөмкин, кан әйләнеше бозыла, когнитив функцияләр һәм башка нерв тайпылышлары китереп чыгара. Үлем очрагы вирусның төренә бәйле. Европа тибы булганда, үлем куркынычы 1-2 процент, ерак көнчыгыш тибы булганда – 20-30 процентка кадәр. Неврологик билгеләр барлыкка килгәч, 5-7 көн эчендә кеше үлә. Авырган кешеләрнең нибары 25-50 проценты гына тулысынча терелеп бетә ала. Җиңелчә формалар булса (бизгәк, менингеаль форма) фаразлар яхшырак, әмма авыру учаклы булганда еш кына инвалидлык һәм үлем белән төгәлләнә», – дигән табиб
Сатучылар мәгълүматларына караганда, 2023 елдан башлап репеллентларга ихтыяҗ арта.
Талпаннарга һәм башка бөҗәкләргә каршы чаралар берничә төрле була.
Репеллентлар (куркыта торган). Сөрткәннән соң 2-8 сәгать тәэсир итә. Аларны тирегә һәм киемгә сөртергә була.
Инсектоакарицидлар (үтерә торган). Кулланганнан соң өслектә 15 көнгә кадәр саклана. Бары тик киемгә генә сөртергә ярый, тән тиресенә эләгүдән сакланырга кирәк.
Киемне эшкәртү өчен. Нәкъ инсектоакарицидлар кебек кулланырга кирәк. Талпаннарны куркыту һәм үтерү өчен кулланыла.
Территорияне эшкәртү өчен. Бу талпаннарны юкка чыгару чарасы кебек эшли. Тәэсире 30-40 көнгә кадәр җитә. Куллану өстәмә җиһазлар таләп итә.
«Репеллентларны һәм киемне, экипировканы эшкәртү өчен чараларны бергә куллану яхшы. Бу талпаннардан саклану өчен нәтиҗәлерәк була», – дип киңәш итә белгечләр.
Балалар өчен репеллентлар һәм инсектицид аэрозольләр составы һәм актив матдәләренең концентрациясе ягыннан яраклаштырылган була.
- ДЭТА (диэтилтолуамид) – иң нәтиҗәле репеллентларның берсе, балалар өчен концентрациясе гадәттә 10-30 проценттан да артык булмый. 2-5 сәгать саклый. 2 яшьтән өлкәнрәк балаларга киңәш ителә.
- Альфациперметрин һәм циперметрин — бу талпаннарны зарарлый торган пиретроидлар, киемне, аяк киемен эшкәртү өчен кулланыла, тәнгә сөртелми. 1-2 яшьлек балалар өчен зыянсыз.
- Пикаридин (KBR 3023) — нәтиҗәле һәм зыянсыз, тәэсире 3-8 сәгатькә кадәр бара, иртә яшьтән рөхсәт ителә.
- IR3535 (этилбутилацетиламинопропионат) — ДЭТАга караганда нәтиҗәлелеге кимрәк, әмма 1 яшьлек балалар өчен зыянсыз, 2 сәгатькә якын тәэсир итә.
- Табигый компонентлар (чәй агачы, лаванда, лимон эвкалипты майлары) — йомшак, зыянсыз, әмма тәэсире озакка бармый (4 сәгатькә кадәр), 3-5 яшьлек балаларга яраклы.
Талпаннарга каршы чараларга аллергия иммун системасының репеллент, инсектицид компонентларына реакциясе буларак барлыкка килә. Кешедә мондый чараларга аллергия билгеләре: препаратны сөрткән урыннарда тән тиресенең кызаруы, кычытуы, ачытуы; кычыткан бизгәге, тимгелләр һәм куыклар чыгу; тире, шул исәптән, йөз, иреннәр яки күз кабаклары шешенү; лайлалы тышчаларның ачытуы яки ярсуы; сирәк очракларда сулыш алу авырлаша, сулыш кысыла, анафилактик шок була.