Талпаннар куркыныч авыруларны таратучы булырга мөмкин. Бу хакта «Набережные Челны» клиника-шифаханәсе баш табибы Юлия Фәйзова сөйләде, дип яза «Челнинские известия».
«Талпан вируслы энцефалиты – нерв системасына зыян сала торган кискен йогышлы авыру. Ул бик җитди зыян салырга мөмкин, – дип сөйли Юлия Фәйзова. – Авыру талпан кадалып беренче минутларда ук кешегә йога. Талпан энцефалиты ул тешләгәндә генә түгел, ә сытылган талпанны тирегә ышкыганда да йогарга мөмкин. Кайнамаган сөт куллану да куркыныч тудырырга мөмкин: иң куркынычы – кәҗә сөте, аннары сарык һәм сыер сөте килә. Тирегә талпан кадалган икән, аны мөмкин кадәр тизрәк алырга, моның өчен якындагы медицина оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны үзеңә эшләргә киңәш ителми, чөнки талпанның инфекция йоктыру фактын ачыклау өчен аны исән килеш сакларга һәм лабораториягә тикшерүгә тапшырырга кирәк».
Куркынычны киметергә ярдәм итәчәк:
- дөрес кием, аксыл төсләр яхшырак – мондый киемдә талпанны күреп алу җиңелрәк;
- башны һәм муенны капюшон белән капларга кирәк. Тәннең ачык өлешләен калдырмыйча киенергә кирәк;
- урманга яки паркка барганда аяк киемнәре дә ябык булса яхшырак;
- тагын бер саклану чарасы – репеллентлар, талпаннарны куркыта торган чаралар куллану.
«Исегездә тотыгыз: талпаннарны йорт хайваннары да алып кайта ала, шуңа күрә этләр һәм мәчеләрне дә репеллентлар белән эшкәртергә кирәк. Өйгә кайткач, кием-салымны һәм тәнегезне игътибар белән карагыз», – дип киңәш итә эксперт.