Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талкыш-кәләвә рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан талкыш-кәләвә рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Талкыш-кәләвә рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: бал – 230 г, шикәр комы – 640 г, су – 180 мл, сары май – 200 г, он – 150 г.

Эш барышы: Талкыш кәләвә өчен иң беренче әлбә әзерләнә. Аның өчен башта сай савытта май эретәбез һәм, аз-азлап кына он салып, болгата-болгата пешерәбез. Пешеп чыккач, ул бериш сыек массага әверелә, өстенә тигез булып май аерылып чыга, ачык көрән төскә керә. Әзер әлбәдән чикләвек исе килә.

Калын төпле икенче савытта балга су белән шикәр комы кушып, кызгылткөрән төскә кергәнче кайнатабыз (суынгач, карамельгә әйләнә).

Әзер балны, майланган табага бушатып, бераз суытабыз. Боларның ба­рысын да бик тиз башкарырга һәм, карамель катып китмәсен өчен, аның кырыйларын һәрьяктан кашык яки пычак белән күтәртеп, әйләндереп торырга кирәк. Масса куерып, кулга тотарлык булып суынгач, аны сузабыз, очларын бер кулга җыеп, урталай бөклибез дә яңадан сузабыз һәм күп тапкырлар, масса ак төскә кереп ялтыраганчы, тиз-тиз шулай кабатлыйбыз. (Балны кайнар килеш ал­ганда, кулга ике кат перчатка киеп эшлибез.) Карамель агарып, сузылучан массага әверелгәч, әлбәне куна тактасына бушатабыз, өстенә баллы массаны салып, кабат тиз-тиз тарткалыйбыз, талкыйбыз. Майлы әлбә балга бик тиз сеңә һәм нечкә ак җепселләр булып сузыла. Сузылып, вакланып, җеп төсле аерыла башлаган тиз сынучан җепселләрне, бар­мак белән баскалап, рюмкага яисә махсус формага тутырабыз да, форманы әй­ләндереп каплап, талкыш-кәләвәне төше­рәбез. Әзер талкыш-кәләвәне, капкачлы савытка салып, салкын урынга куябыз. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100