Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талкыш кәләвә (рецепт)

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән банан пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Талкыш кәләвә (рецепт)
75 г балга 75 г су һәм 250 г шикәр комы кушып, 20–25 минут кайнаталар. Әзер булгач, шушы карамельне чак кына суытып, суза башлыйлар. Кулга башта бер кат чүпрәк перчатка, аның өстеннән калын резин перчатка кияргә кирәк. Карамельне сул кулга тотып, уң кул белән бер башыннан тартып сузабыз. Бик артык озын сузарга да кирәкми. Шуны урталай бөкләп, сул кулга кайтарып салабыз. Әлеге процессны тиз-тиз эшләргә кирәк. Карамель агарып, җепселләнә башлагач, кунага салып, ике башыннан ике кеше суза башлый. Сузалар да, урталай бөклиләр, сузалар да бөклиләр. Ул арада әлбәсен дә пешереп алырга кирәк.

Анысы болай ясала:

50 г онны 75 г сары майда кыздырабыз. Әлбәне кунага бушатып, карамельне шушы әлбә өстендә сузабыз. Әлбә карамель җепселләре арасына сеңеп бетә. Җепселләр бик нечкәреп, сынучанга әверелгәч, талкыш кәләвәне формага тутырып (кечкенә рюмка да ярый) подноска каплап барабыз.

Суынган талкыш кәләвәне табынга вазаларга яки тәлинкәгә тезеп чыгаралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100