Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талия Миңнуллина эшлекле очрашуга долларлы күлмәктән килгән

Фотолар Инстаграм социаль челтәрендә «Татарстан News» аккаунтында чыкты.

news_top_970_100
Талия Миңнуллина эшлекле очрашуга долларлы күлмәктән килгән
Владимир Васильев

Талия Миңнуллина эшлекле очрашуга долларлы күлмәктән килгән. Очрашудан фотолар Инстаграм социаль челтәрендә «Татарстан News» аккаунтында чыкты.

«Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин белән очрашып, Татарстанның инвестицион эшчәнлеге һәм энергосервис килешүе турында фикер алышты.

Әмма бу очрашу социаль челтәрләрдә зур бәхәс кубарды. Бигрәк тә халык агентлык эшчәнлегенә түгел, ә Талиянең гадәти булмаган киеменә игътибар итте. Агентлык җитәкчесе йөз долларлы купюралар сурәтләнгән күлмәк кигән иде, күрәсең, ул шул рәвешле республиканың зур финанс мөмкинлекләре барлыгын аңлатмакчы булган.

Соңрак агентлык җитәкчесе киемендәге мондый сурәтләрнең берни дә аңлатмавын әйткән: костюмны заказга тектермәвен, ә фабрикада тегелгән Европа бренды күлмәге булуын искәрткән.

Әйтергә кирәк, Инвестицион үсеш агентлыгы бинасында бәдрәф идәннәренә дә чит ил валютасы сурәте төшерелгән. Ә бәлки, ведомство агентлыгы визуализацияләү көченә ышанадыр, ә бәлки кемдер шул рәвешле читтән инвестицияләр җәлеп итүдәге ролен күрсәтмәкчедер», — дип язылган фото янына.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Талия Миңнуллина эшлекле очрашуга долларлы күлмәктән килгән. ⠀ Бүген Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин белән очрашып, Татарстанның инвестицион эшчәнлеге һәм энергосервис контракты турында фикер алышты. ⠀ Әмма бу очрашу социаль челтәрләрдә зур бәхәс кубарды. Бигрәк тә халык агентлык эшчәнлегенә түгел, ә Талиянең гадәти булмаган киеменә игътибар итте. Агентлык җитәкчесе йөз долларлы купюралар сурәтләнгән күлмәк кигән иде, күрәсең ул шул рәвешле республиканың зур финанс мөмкинлекләре барлыгын аңлатмакчы булган. ⠀ Соңрак агентлык җитәкчесе киемендәге мондый сурәтләрнең бер ни дә аңлатмавын әйткән: костюмны заказга тектермәвен, ә фабрикада тегелгән Европа бренды күлмәге булуын искәрткән. ⠀ Әйтергә кирәк, Инвестицион үсеш агентлыгы бинасындагы бәдрәфләрдәге идәннәренә дә чит ил валютасы сурәте төшерелгән. Ә бәлки, ведомство агентлыгы визуализацияләү көченә ышанадыр, ә бәлки кемдер шул рәвешле читтән инвестицияләр җәлеп итүдәге ролен күрсәтмәкчедер. ⠀ Ә сезгә мондый костюм ничегрәк? ☺️ ⠀ ?????????????? ?Кызыклы фото һәм видеоларны безнең direct-ка яисә WhatsApp номерына 89297254964 юлла. ?Аларны аноним рәвештә куя алабыз. ?????????????? ⠀ #казань #татарстан #kzn #tatarstannews #новостиросии #доллар #политика #костюм #аир #талияминнулина

Публикация от Tatarstan News. Tatar (@tatnews.tatar)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100