news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәлинкәдәге ризыкны калмасын дип ашап бетерү гадәте нәрсә китереп чыгара?

news_top
Тәлинкәдәге ризыкны калмасын дип ашап бетерү гадәте нәрсә китереп чыгара?
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Тәлинкәдәге ризыкны калдырырга ярамый, ашап бетерергә кирәк, юкса, бу – әдәпсезлек була, дип тырышуның зыяны бар. Бу – симерүгә һәм сәламәтлек белән проблемалар чыгуга китерергә мөмкин. Медицина фәннәре кандидаты, клиник психолог Денис Долгов шул хакта сөйләгән, дип яза «АиФ».

«Кеше баш миендәге туклануга бәйле өлешнең бер начар үзлеге бар. Кешедә ашап тую хисе булса да, ул барыбер ашый, чөнки ул тәлинкәгә салынган әйберне барысын да ашап бетерергә гадәтләнгән», – ди табиб.

Аның сүзләренчә, бу очракта баш миендәге туклануга бәйле өлеш кабат һәм алдагысыннан тагын да көчлерәк итеп ярсына.

«Кеше әле өстәмә дә салып ашарга мөмкин, ә бу артык ашауга китерә», – ди психолог.

Шулай итеп кеше симерә, туклану тәртибе бозылырга мөмкин. Долгов, туйгач, ашаудан туктарга киңәш итә.

«Тую хисе барлыкка килүгә туктарга кирәк. Тәлинкәдә күпме калса да», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар