Никахны рәсми рәвештә теркәгәнче, мөселманнарга бергә яшәү рөхсәт ителми. Гаилә кору өчен дини никах укытырга да, мөнәсәбәтләрне ЗАГС органнарында рәсми рәвештә теркәргә дә кирәк. Бу хакта Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сөйләгән.
«Моңа кадәр (никахка кадәр – ТИ иск.) кадәр бергә яшәү мөмкин түгел», — дигән мөфти «РИА Новости» агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
Талгать хәзрәт Таҗетдин аңлатканча, никах укыганда әти-әниләр һәм ике шаһит катнашу кирәк. Мәчеттә дини никах йоласы башкарылганнан соң, ир-ат белән хатын-кыз ислам традицияләре буенча ир һәм хатын статусын ала. Шуннан соң мөнәсәбәтләрне дәүләт теркәү этабы була.
Дини никах ЗАГСка барганчы үткәрелсә, пар никахны рәсми теркәү турында гариза бирелүен раслаучы документ күрсәтергә тиеш.
Югары мөфти ассызыклаганча, ир-ат белән хатын-кыз бергә яшәү өчен ике шарт та үтәлергә тиеш: дини никах укыту һәм законда билгеләнгән тәртиптә мөнәсәбәтләрне рәсми рәвештә теркәү, дип яза «Татар-информ».