Тәлгат Таҗетдин беренче ифтарда: «Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра»
Рамазан аеның беренче көнендә «Туган авылым» милли-туристик комплексында Татарстандагы күркәм мәҗлесләрнең берсе – беренче ифтар булды. Көтеп алынган кунакларның берсе – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин иде.

Ифтар кичәсе төрле дини оешма һәм җирле хакимият вәкилләре, эшкуарлар, мәдәният эшлеклеләре һәм журналистлар катнашында оештырыла. Бу ифтар кичәсендә исә консуллар, министрлар, депутатлар, чиновникларга да түгел, бөтен кешенең күзе Тәлгат Таҗетдиндә иде. Хәер, кайчан гына нинди генә чарада катнашса да, аңа игътибар итмичә калып булмый, килешәсездер. «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина күзәтүен тәкъдим итәбез.
Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Угур Йылмаз, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани, Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев һәм башкалар катнашты.
Ифтарны «Туган авылым» комплексы директоры Радик Абдрахманов һәм аның дусты Айдар Булатов оештырды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты – традицион кыйммәтләрне һәм мөселман мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Ифтар кысаларында сәламләү сүзләре һәм дини нәсыйхәтләр җиткерелде, Коръән укылды, нәшидләр яңгырады.
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин: «Бу ай – 11 ай буена җыелган гөнаһларның бөтенесен «яндыра»
Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, халыкны сәламләп, кыскача гына вәгазен сөйләп үтте:
– Ашарга пешерәсе дә, әзерлисе дә юк. Ашыйсы да, аннары аннан бушанасы да юк – гел рәхәт шикелле. Ләкин Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтенә мохтаҗ иттереп яраткан безне. Аллаһы Тәгалә, ачыккан кешеләрнең кадерен тану өчен, Рамазан аенда ураза тотуны фарыз иткән. Ураза тотучыларга теләгем шул: Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Рамазан аеннан сак була күрегез, чөнки ул – Аллаһның ае», – ди. 11 ай буена ашыйсыз-эчәсез, кинәнәсез, бу айда гына булса да саграк булып, ураза тотып үткәрергә куша. Чөнки бу ай – 11 ай буена җыелган гөнаһларның бөтенесен «яндыра». Чүпне яндырган кебек. Әле без чүпне яндырып та, шәһәрне чистартып бетерә алмыйбыз.
Рамазан ае – олы бәйрәм. Бу аебызга шатлык-сөенеч белән киләбез. Чөнки тормышыбыз мул, бәрәкәтле, бигрәк тә Татарстанда, Башкортстанда, нефть тә, газ да чыга, яңгыры да, кары да ява. Бүген тынычлыгы да килде: Кыямәт булмады. Бу көннәрдә генә Россия Президенты Владимир Путин белән күрештек, сөйләштек.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Бану Исраил 71гә бүленде, христианнар 72гә, минем өммәтем 73кә бүленер. Бөтенесе җәһәннәмгә керер, тик «Фиркаи Наҗия» генә котылыр. Котылучы төркем кем дигәндә – мин һәм сәхабәләрем», – ди. Ягъни Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәте белән гомер итүчеләр. Мәрхүм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин: «Яңа дәвер башланды. Кыямәт көненең вакыты үтте», – дигән иде. Хәзер ураза тотуыбыз – үзе бер бәйрәм.
Тормышларыбызны шатлык-бәрәкәттә, киләчәк рамазаннарда күрешергә язсын. Адәм баласы: «Ялгыш кына булды, хатын да усал, җитәкче дә усал, гафу ит инде», – дигән вакытта, Аллаһы Тәгалә: «Диңгезләрдәге дулкыннар, сахралардагы комга кадәр гөнаһларың булса да, гафу итәрмен», – дигән. Рамазан шәриф мөбәрак булсын, – дип теләкләрен җиткерде мөфти.
Радик Абдрахманов: «Мондый чаралар татар халкының рухи кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә»
«Туган авылым» комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов әйтүенчә, биредә рамазан аеның беренче көненнән үк ифтар кичәләре оештырылуы – үзенә күрә бер традиция.
– Мондый чаралар татар халкының мәдәниятен, рухи кыйммәтен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә. Бу, елдагыча, көтеп алынган чара. Рамазан аенда булдыра алганча игелекле гамәлләр кылырга тырышабыз.
Ифтарларга дусларыбызны чакырабыз, кунакларны кабул итәбез, матур өстәлләр корабыз, балалар нәшидләр башкара. Кунакларга күңелле булсын, дибез. «Туган авылым»да бөтен кеше рәхәтлек кичерә. Көн саен ифтарлар булып торачак, 300ләп кешене ашатырга ниятлибез. Мәчет тә эшли, анда тәравих намазлары укыла. Төрле-төрле ифтарлар оештырыла: чатырлар да эшли башлый. Барлык ризыклар хәләл.
Гомумән алганда, ифтарларны оештыру республикада елдан-ел арта бара. Шәһәр, республика буенча алар бик күп оештырыла, – диде ул. – Милли комплекс шулай ук XIII Республикакүләм ифтарны (19 март), фэшн-ифтарны (20-21 март) оештыруда катнаша, ифтарлар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Рамазан аенда шайтан безгә комачауламый, шуңа да уразаны тоту күпкә җиңелрәк»
Ә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, авыз ачу мәҗлесенә җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп, рамазанны мәдрәсә белән чагыштырды.
– Без бер кисәк ипи һәм бер йотым суның кадерен белергә өйрәнәбез, ураза вакытында үзебездә нәфесебезне йөгәнләр өчен көч барлыгын аңлыйбыз, ифтарлар аша вакытның кадерен белергә өйрәнәбез. Тәравих намазларында без төнге тәхәҗҗүд намазларына да көчебез җитүен аңлыйбыз. Сәхәргә торгач, димәк, без иртәнге намазга ел дәвамында да тора алабыз икән, дибез. Пунктуаль кеше дә була алабыз икән. Иң пунктуаль чара – ифтар. Һәрберебез ифтарның сәгать ничәдә икәнлеген әйтә ала.
Рамазан аенда һәр изге гамәлебез 700гә тапкырлана. Мисал өчен, рамазан аена кадәр «Әл-Бәкара» сүрәсен укып, 30 савапка ия булсак, рамазан аенда шуны ук укып, ким дигәндә 3 мең савапка ия булабыз.
Рамазан – бөтен айларның солтаны. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: «Кем Рамазан аенда ураза тотса, Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә уразада булса, аның барча гөнаһлары гафу ителер», – ди. Шулай ук, рамазан аенда шайтан безгә комачауламый, алар богаулана, шуңа да уразаны тоту күпкә җиңелрәк, шуңа да бу айда сихер-золым булмый. Рамазан аенда игелекле гамәлләрне кылуы җиңелрәк, һәм алар йөзгә тапкырлана.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем бер кешегә авыз ачтырса, сәбәпче булса, бу эштә катнашса, шундый ук савапка ия булыр», – дигән.
Аллаһ уразабызны кабул итсен, бу мәдрәсәне лаеклы үтәргә, бик күп дәресләр алырга, үзеңне үзгәртергә һәм бәйрәмне яңа туган сабыйлар кебек бер гөнаһсыз булып каршы алырга насыйп итсен, – диде мөфти, барлык мөэминнәрнең изге айда пакьләнүләрен теләп.
Марат Әхмәтов: «1990 еллар башында кыйблабызны югалтып, Көнбатыштан бәхет эзләп, саташып йөрдек»
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов ифтар кичәсен күңелне, рухны чистарта торган очрашу дип саный:
– Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Мондый вакыйгаларга бик зур бәһа бирәм, күңелебезне, рухыбызны чистарта торган мондый очрашуларда беркем тискәре, начар уйлар уйламый. Игелек, яхшылык турында уйлыйбыз. Рамазан ае – шушы рухыбызны чистарту, җәмгыятьне савыктыру күзлегеннән әһәмиятен бик югары бәялим.
1990 еллар башында кыйблабызны югалтып, Көнбатыштан бәхет эзләп, саташып йөрдек. Шул чор эчендә генә тулы буын үсеп чыкты. Ниһаять, үзебезнең кыйблабызны табып, көннән-көн тирәнрәк шул кыйблага таба юнәлә барабыз, чистарынабыз. Шуңа күрә, киләчәгебезне өметле итеп күрәсебез килсә, безнең юлыбыз бары тик шушы: дин, әхлак, тәрбия юлында. Кыйблабыздан тайпылмыйча, үзебез, балалар, оныклар шушы юлдан барсак иде.
Илсур Һадиуллин: «Рамазан аенда ярдәм итәргә, бер-беребезне сакларга тиешбез»
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ураза тоту – изге гамәл, рамазан ае – изге ай, диде:
– Һәр елның изге ае була, ә рамазан – иң изге айларның берсе. Мөселманнар, халкыбыз барлык халыкларны яратырга, ярдәм итәргә өнди. Рамазан аенда ярдәм итәргә, булышырга, бер-беребезне сакларга тиешбез. Котлыйм, барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телим, – диде министр.
Ифтар кичәсендә Казан шәһәре филармониясе артисты Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге балалар ансамбле, Радик Яруллин, Амелия чыгыш ясадылар. Азанны һәм кереш вәгазьне Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин әйтте. «Рамазан ае безнең мөмкинлекләрне ача. Әгәр син рамазан аенда үзеңне әйбәт тотсаң, рамазан тәмам булгач, элекке тормыш рәвешеңә кире кайтасың икән, үсеш кичермисең, дигән сүз. Рамазан сине күтәрә, шуңа да хәзер син шул дәрәҗәдә калырга тиеш. Рамазан ае – безнең өчен зур дәрес», – дип сөйләде ул.
Ир-атлар да, хатын-кызлар да су һәм хөрмә белән авыз ачып, ахшам намазын укырга юнәлде һәм бер-берсе белән гамьле әңгәмәләр корып, дөнья хәлләрен сөйләшеп ифтар кылдылар. Тоткан уразалар кабул булсын, амин!