Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талаучылар, үтерүчеләр таксида эшли алмаячак, яки 1 сентябрьдән таксига бәяләр нигә арта?

news_top_970_100
Талаучылар, үтерүчеләр таксида эшли алмаячак, яки 1 сентябрьдән таксига бәяләр нигә арта?
ru.freepik.com

1 сентябрьдән такси буенча канун үзгәртелә. Федераль закон нигезендә «Такси» Федераль дәүләт мәгълүмат системасы барлыкка киләчәк. Яңа кануннар әлеге тармакның төп аспектларын күз алдында тотачак. Бу таксомотор эшчәнлеген көйләүгә карашны үзгәртәчәк һәм күрсәтелә торган хезмәт сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Таксидагы төп үзгәрешләр:

1. Таксида эшләү өчен кеше шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлгән булырга тиеш. Шулай ук такси хезмәтенә эшкә кереп, хезмәт килешүе төзеп тә эшләп була.

2. Барлык машина йөртүчеләр дә эшләү өчен рөхсәт алырга тиеш. 1 сентябрьдән соң әлеге рөхсәтне Россиянең барлык төбәкләрендә дә түләүсез алып булачак.

3. Такси йөртүчеләр аттестация үтәргә тиеш була. Алар җирле үзидарә органнарының, истәлекле урыннарның, медицина һәм мәгариф учреждениеләренең кайда урнашканын белергә тиеш. Мәсәлән, аттестацияне үтә алмаган, талау, үтерү маддәләре буенча хөкем ителгән, өчтән артык түләнмәгән административ штрафы булган машина йөртүчеләргә пассажирлар ташырга рөхсәт ителми.

4. Такси машинасына карата да таләпләр бар. Машина сары төстә, аның ян-ягында «шашечка» рәсеме төшерелгән һәм өстендә ялкынсары фонаре булырга тиеш. Закон үз көченә кергәнче пассажирлар ташуга рөхсәт алган кешеләргә машинаның төсен һәм башка параметрларын үзгәртергә туры килмәячәк.

Яңа кагыйдәләр пассажирлар ташу базарында барлык критерийларга туры килгән машиналарны, шулай ук тикшерелгән һәм барлык рөхсәт кәгазьләре булган йөртүчеләрне, легаль агрегаторларны гына калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу үз чиратында пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә уңай йогынты ясар дип көтелә.

Регионнарда 3 төп реестр барлыкка киләчәк:

1. Пассажирлар ташучылар турындагы реестр.

2. Таксилар реестры. Биредә транспорт һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүмат урын алачак.

3. Такси заказы хезмәте реестры.

Соңгы 10 ел эчендә Россиядә такси бәяләре максималь дәрәҗәгә күтәрелгән: 1 километр якынча 33 сум тора. Яңа кертеләчәк үзгәрешләргә бәйле рәвештә такси бәяләре сентябрь аенда тагын 30% артырга мөмкин, дип яза «РБК».

2023 елда гына да регионнарда такси 25%ка, ә Мәскәүдә 40%ка кыйммәтләнгән. Белгечләр әйтүенә караганда, такси хезмәтенең кыйммәтләнүе машина, запас частьләрнең һәм ягулыкка бәяләр артуына бәйле.

Мәсәлән, Казанда Мәскәү базары яныннан эконом тариф белән үзәккә бару өчен таксига 220 сум түләргә кирәк. Юлиус Фучик урамыннан бу араны узу 335 сумны тәшкил итә. Балалары булган кешеләргә моның өчен 373 сум түләргә кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзер актив рәвештә Россиянең барлык төбәкләрендә «Такси» Федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертүгә әзерлек алып барыла.

Такси эшчәнлегенә бәйле кануннарга үзгәреш кертү кирәклеге инде күптән билгеле иде. Тармактагы проблемалар җиңел машина белән пассажирлар ташу өлкәсендә мәгълүмати-аналитик системаны эшләүгә этәргеч булды. Аны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә халыкка күрсәтелә торган хезмәт сыйфатын күтәрү, такси катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм тармакны легальләштерү мөмкин булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100