Ураза вакытында талашу уразаны бозмый, ләкин аның савабын киметергә мөмкин. Бу турыда Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»га сөйләгән.
Хәзрәт сүзләренчә, көн дәвамында ризык һәм судан тыелып тору – уразаның иң җиңел өлеше, телне тыеп тору күпкә кыенрак.
«Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм искәрткәнчә, кем дә кем ураза тотса, ләкин кемнедер кимсетсә, мәсхәрәләсә, алдаса, мондый ач тору Аллаһы Тәгаләгә кирәкми. Димәк, моның өчен савап булмый, син ач тордың гына дигән сүз. Ураза – ач тору гына түгел, без уйларыбызны тыябыз, телебезне тыябыз, ашказаныбызны тыябыз», – ди Рөстәм хәзрәт.