Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талаштыра, яраштыра... (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Статистика барысын да белә. Аның күрсәткечләре буенча, өйләнешкән парларның кап яртысы 3 ел эчендә аерылыша. Вадим белән Гадиләнең гаилә коруларына 3 ел да тулмый калды, бер-берсен күралмыйча, аерылышуга кадәр барып җиттеләр. Сәбәпләре дә табылып торды яшәгән чорда.

Туй көнендә үк ризасызлыклар башланды. Гадилә ягыннан яшьләргә бик күп бүләкләр керде: әти-әнисе бурадай сыер вәгъдә иттеләр, зур палас, суыткыч, плазма телевизоры – алар ягыннан. Ә Вадимның әти-әнисе: «Тиң-тигез, тату, бәхетле яшәгез», – дип матур теләкләр теләделәр дә бер конверт китереп тоттырдылар. Тәгаен аларныкын ачыклый алмады Гадилә, ләкин салынган конвертларның берсендә дә 5000нән артык акча юк иде. Баштан ук пыр тузып холык күрсәтергә уйлаган иде дә кәләш, әнисе тыйды. «Баштан ук тавышланып башлама, соңыннан исенә төшерерсең әле. Нәселләре белән шундый каруннар алар», – дип туктатты. Әлбәттә, сүзгә килгән саен бу турыда искә алды Гадилә, тетмәсен тетте ул сараннарның. Вадим акланып та карады:

– Авыр ел булды, туйга чыгымнар зур булды, хәлдән килгән кадәр бирделәр инде, – дип, нәрсәдер исбатларга тырышып булашты. Үзгәртерсең Гадиләнең башына кереп оялаган уйларны!

Вадимга да кәләшенең җитешсезлекләре адым саен күзенә бәрелде. Аш пешерә белә иде Гадилә, анысына өйрәнгән. Иртән аш өстәлдә, кичтән тагын аш, атна буе аш, ай буе аш. Анысын да төрләндереп булашмый, борщ, я рассольник түгел, ит кисәге, бәрәңге, токмач – вәссәләм.

– Башка нәрсә пешергәнең юкмыни синең? Манты-фәлән, итле бәлеш? Әйдә, икәүләп өйрәнәбез, – дип тә карады Вадим.

Гел бертөрле җавап:

–  Вакыт юк! Мин дә синең кебек эшлим...

Ә смартфонына кадалып утырырга, мода журналлары карарга, музыка акыртырга вакыт таба.

Әнә шундый вак-төяк сәбәпләр күп җыелды 2 елдан артык вакыт эчендә. Тегеләй карадың, болай дип әйттең, тыңламадың, аңламадың, синекеләр, минекеләр – күп инде санап китсәң. Теләгең булса, күп җитешсезлекләрен табарга була бергә яшәгән кешеңнең. Теләк кирәк тә, ачы тел кирәк, әйткән сүзләрең ярып җибәрерлек булсын тегенең йөрәген, кан саркысын яраларыннан. Менә ул чакта син җиңүче буласың инде.

Соңгы араларда бер-берсен күрми-ишетми, бөтенләй сүз кушмый йөри башладылар. Башлап Гадилә түзмәде мондый газапларга:

– Нәрсәгә каныгабыз бер-беребезгә, нервыларны бетерәбез? Һәркем үзенчә әйбәт. Әйдә, булмаса, аерылышыйк та котылыйк бу җәфалардан, – дигән тәкъдим кертте.

– Мин кушкуллап риза, – диде Вадим. – Нәкъ шул турыда уйлап йөри идем бу көннәрдә. Син әйтеп бирдең уйлаганнарымны...

Кызыксынган кешеләргә аңлатып үтим: дөнья таркатуның бер авырлыгы да юк аның. Әгәр бүлешергә уртак мал булмаса, отыры җиңелләшә.

Ике як кушылып, кечкенә агач өй алып биргәннәр иде район үзәгендә яшьләргә. Вадим барысын Гадиләгә калдырырга берсүзсез риза булды. Күңеле игелекле иде егетнең, аннан соң, 2 яше тулып килгән улын беренче урынга куйды. Газиз баласын урамда калдырмас бит инде. Начармы-яхшымы – ир затыннан, үз көнен үзе күрә алыр. Парлашып барып судка гариза яздылар. Менә иртәгә иртән суд каршына барып басарга тиешләр иде алар.

Кичтән Гадилә йоклап китә алмый озак боргаланды. Ачу катыш әйтеп салган сүзләренә үкенә иде ул хәзер. Ну бу тиктормас телне! Вадимыннан башка кемнедер янында күзаллый алмый иде ул. Берсенең дә кирәге юк. Барысына үзе гаепле, инде кияүгә чыктым, миннән беркая да китә алмас, дип тынычланды. Гел җәбер сүзләре әйтте, үпкәләп туктамады, адым саен хурлады. Ир кеше таш йөрәкле буламы әллә? Аңа да иркә сүзләр кирәк, салпы ягына салам кыстырырга, сокланырга, мактарга. Бала күтәреп ялгыз калса, кайда барып сыеныр, кайдан яклау табар? Әлегә кадәр берәр авырлык туса: «Вадим!» – дип иренең җилкәсенә генә күчереп куя иде дә соң. Бәлки, хата миндә, гафу ит ялгышканмын, дип иреннән кичерү сораса, Вадим күтәреп алыр иде, тегеләй яхшы күңелле адәм бит ул. Әмма горурлык хисе ирек бирмәде хатынга беренче адымны ясарга. Үзе килсен, үзе ялынсын, ул ир кеше була ич, ялгышлыклар аның ягыннан да буа буарлык. Яратмый торгандыр, җиңел генә ризалашты бит аерылышырга. Йөзе кояштай балкыды...

Кече яктагы диванга үзенә урын салып яткан Вадимның да күзенә йокы кермәде. Тәрәзә аша күренгән айны күреп, гел бер җыр сүзләре әйләнде күңелендә:

– Ай да ялгыз, мин дә ялгыз...

Шулай итеп, килеп чыкмады гаилә тормышы. Түзмәде түгел түзде хатынының холыксызлыгына, һәр нәрсәнең бер чиге була торгандыр бит. Яхшы холыклылары буламы икән аларның, әллә барысы да бер чыбыктан куылганнармы? Капка төпләрен саклаганда фәрештәгә тиң күренә иде Гадиләсе. Хәзер борылып карыйсы да килми үзенә. Тойгылар үзгәрсә үзгәрә икән. Ярый ул ягы, башта бүрек булса хатын табылыр, дигәндәй, менә улы Илшатның ятим калуы йөрәген телгәли әти кешенең. Гадилә йөзгә күркәм, озак йөрмәс ялгызы, берәрсен табар. «Менә яңа әтиең», – дип бала каршына бастырыр. Илшатны, көчләп-көчләп, ят кешегә «әти» дип әйтергә мәҗбүр итәр. Әле анысы нинди кеше булып чыга. Кеше баласы кешегә жәлме, таш йөрәкле нәрсә булса, кул күтәрергә дә күп сорап тормас, акырыр да бакырыр, гел читкә кагар. Кем газиз баласы өчен тәмугка тиң тормыш теләр...

Хөкем залына барганчы Илшатны киендереп балалар бакчасына илтеп куярга уйлаган иде Гадилә. Алдарак уятырга теләп улының тәненә кулын салган иде дертләп төште. Уттай яна иде баланың тәне! Талаш-тиргәшләр онытылды, кырынып йөргән Вадим янына атылып чыкты хатын:

– Илшат чирләгән, температурасы күтәрелгән!

Тастымал белән яртылаш кырынган йөзен сөртеп алды Вадим, күңеленә курку йөгерде.

– Кичә яхшы гына йөреде дә… – дип сөйләнде чалбарын кия-кия. – Больницага алып барабызмы?

– Әлбәттә, тизрәк бул, тизрәк бул, бар, машинаңны кабыз, – дип очып йөреп әйберләр җыештырды хатын. – Мин хәзер Илшатны киендереп алып чыгам...

Кызарып чыккан, камырдай йомшаган сабыйны чыгарып утырттылар да, Вадим бар шәпкә хастаханәгә ашыкты.

Әле поликлиникада тынлык хөкем сөрә иде. Эш вакыты башланмаган, чирлеләр чак уянып, иртәнге ашка әзерләнәләр. Кобаралары очкан ир белән хатынны битараф кына кабул итте «ашыгыч ярдәм»дә утырган сестра.

– Бала чирләми тормый инде ул. Сабыр итегез бераз. Берәр сәгатьтән педиатр килеп җитәр, – дип, алдындагы кәгазьләрне кыштырдаткандай итте.

– Шул кадәр көтәргә? Шаштыгызмы әллә сез? Бала тынын чак ала! – дип ярсып кычкырып җибәрде Гадилә кулындагы алтынын тирбәтеп. – Вадим, нишләп катып торасың? Бер-бер чарасын күр!

Ир, шул фәрманны гына көткәндәй, сестраны бер читкә этеп, приемныйны аша кереп китте. Сорашып-белешеп, бер палатада йокы симерткән дежур врачны табып, сөйрәкләп дигәндәй, Гадилә каршысына китереп бастырды. Йокысыннан уянып бетмәгән белгеч, Илшатны салкын кушеткага салып тыңлагандай итте, күз кабакларын ачып карады, телен өйрәнде.

– Хафаланырлык берни юк, – диде соңыннан. – Үпкәсендә хриплар сизелми, тамагы чиста, йөрәк тибеше тигез. Теленә караганда агулану да булмаган.

 – Ә нигә уттай яна бала? – дип тегенең өстенә менеп килде күзләре очкыннар чәчкән Гадилә.

 – Һич аңлый алмыйм, – дип кулларын җәйде врач. – Бер сәбәп тә юк төсле.

 – Кем белә? – дип сорау алуын дәвам итте ярсыган ана.

 – Бәлки, педиатр, балалар врачы, – дип җаваплады врач.

Вадим машинасын кабызып, педиатрны эзләп чапты. Тегене өстәл артыннан торгызып, очыртып алып килде улы янына.

Педиатр кушуы буенча балага ниндидер укол кададылар, дару төймәсе каптырдылар. Әмма сәгать үткәч тә температурасы артык төшмәде Илшатның. Педиатр да төгәл диагноз куймады

 – Казанга! Срочно Казанга! – диде ул.

Күргән-белгәннәрдән күпмедер акча җыештырып, кәгазьләр яздырып алып, ирле-хатынлы башкалага юнәлделәр. Төш җиткәндә генә, чәчләре чаларган, алтын кысалы күзлек кигән, мөлаем йөзле профессорның кабинетына бәреп керделәр алар. Теге карт балаларны ярата икән. Илшат белән тиз уртак тел таптылар алар. Баланы сөйләндерә-сөйләндерә ниндидер тикшерүләр үткәрде фән иясе. Шуннан әйтте соңгы сүзен:

 – Гадәти ОРВИ, салкын алдырган сабыегыз. Маңкалый башлар, тамагы кызарыр бераз, температурасы 38дән артмаса, дарулар бирмирәк торсагыз да була. Организм үзе көрәшсен. Хәзер кирәкле дәвалау чаралары язып бирермен. 3-4 көн постельный режим. Молодцы, яшь булсагыз да, бала кадерен беләсез. Шул кадәр җирдән икәүләшеп килеп җиткәнсез. Яхшы әти-әни булырсыз.

Кире кайтканда, күңелләре бераз урынына утырды. Илшатның да йөзенә нур кунды кебек. Тигез юлдан җилдергәндә, күңеле күтәрелеп киткән Вадим улына борыла төшеп әйтеп куйды:

 – Ярый әле, улым, синең яхшы әтиең бар!

–  Яхшы әтисе булмас иде, аның янында яхшы хатыны бар шул, – дип өстәп куйды, шаянланып, Гадилә.

 – Дөрес әйтәсең, аккошым, син – иң-иң яхшысы. Мин белми генә йөргәнмен.

Ул көнне судка соңга калдылар алар, башка көнне дә барып йөрмәделәр. Җүләрләр барсыннар анда, якыннарының кадерен белмәгәннәр...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100