news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Талашканнан соң үчле ир-ат сөйгәнен машина белән таптаган

news_top

Мәскәү өлкәсендә парковкада бер хатынны машина таптаган. Ул һәлак булган. Әлеге вакыйга видеосын РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Биредә ир-ат сөйгәне белән талаша. Аннары ул хатынны машинасы белән таптый.

Машина килеп бәрелгән чакта, хатын-кыз капоттан берничә метр ераклыкта арты белән басып тора. Ир-ат кисәк кенә газга баса һәм сөйгәнен таптый, үзе күрше бинага барып бәрелә.

Хатын-кызга ярдәмгә узып баручылар килә. Алар «ашыгыч ярдәм» чакыра. 36 яшьлек хатынны хастаханәгә китерәләр, аның бик күп урыннары сынган, башы җитди имгәнгән. Табиблар тырышлыгына карамастан, ул үлә.

Җинаять эше ачылган, ир-ат тоткарланган.

Якынча белешмә буенча, фаҗигагә китергән талаш хатын ир белән аерылышырга теләгәнгә килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар