Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талашкан укучылар мәктәпкә ут төрткән

Балаларның күбесе янгын вакытында кая йөгерәсен, ни эшлисен дә аңламый калган.

news_top_970_100
Талашкан укучылар мәктәпкә ут төрткән

Звенигород шәһәрендәге 1 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары янгын чыгарган. Мәктәптә ике малай үзара талашкан. Шуннан соң берсе икенчесенең курткасына ут төрткән. Ялкын башка әйберләргә күчкән һәм мәктәпне төтен баскан. Бинада булган барлык балаларны да урамга чыгарганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Шәһәрнең Мәгариф комитеты җитәкчесе Дмитрий Шиков эвакуация шатлы режимда узды дип сөйли. Тик әти-әниләр аның белән риза түгел.

«Балаларның күбесе сигнализацияне ишетми калган. Запас ишекләр ябык булган. Минем кызымның пәлтәсе янган. Башта балалар урамда басып торган. Аннары аларны „Орленок“ спорткомплексына керткәннәр. Минем балам такси чакырткан һәм аны салкында көтеп басып торган. Курткалар, пәлтәләр — чүп кенә инде. Барысы да исән, шунысы яхшы. Тик эвакуациягә карата сораулар бар. Балалар елашкан, укытучылар мондый вакыйгага әзер булмаган. Бу вакыйга киләчәккә  дәрес булсын инде», — дип сөйләгән бер ана.

Укучылар төшергән кадрлардан күренгәнчә, балаларның күбесе кая йөгерәсен, ни эшлисен дә аңламый. Ишектә төртеш башлана. Нәтиҗәдә паника була.

Бәхеткә, укучылар да, укытучылар да имгәнмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100