news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Талаша башлаган кызны егете машина астына төртеп кертеп үтергән

Ир-атка карата җинаять эше ачканнар.

news_top
Талаша башлаган кызны егете машина астына төртеп кертеп үтергән

10 октябрьдә Мәскәүнең Киев вокзалы янында бер кызны электробус астына этеп җибәрәләр, ул һәлак була, дип яза rusvesna.su сайты.

Егете белән сүзгә килү аркасында яшь кызның гомере шулай тиз һәм аянычлы өзелә. Видеокүзәтү камераларында күренгәнчә, әлеге ызгышны кыз башлый. Ул ир-егеткә суга, тегесе кыз яныннан читкәрәк китә, соңыннан аңа «җавап» бирергә тели булса кирәк, кызны машиналар йөри торган юлга таба этеп җибәрә. Нәкъ шул мизгелдә тукталышка электробус килеп туктый. Кыз аның арткы тәгәрмәчләре астына эләгә.

Кызны коткарып кала алмаганнар, ул вафат булган. Ир-атка карата җинаять эше ачканнар.

Расланмаган мәгълүматларга караганда, ир-егет тә, хатын-кыз да Азәрбәйҗан кешеләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар