Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Талантлы кешеләрнең һәрчак өстеннән йөриләр» - Гөлназ Шәрипҗанованы нәрсә борчый?

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграм битендә яңа пост урнаштырган. Ул кайбер кешеләрнең эшчәнлекләренә, аларның сүзләренә ризасызлык белдергән. Тик бу язманың кемгә адресланганы аңлашылмый.

news_top_970_100
«Талантлы кешеләрнең һәрчак өстеннән йөриләр» - Гөлназ Шәрипҗанованы нәрсә борчый?
Владимир Васильев

«Пиар ясыйм икән бит мин, аңлыйсызмы… Мин эшләсәм, эшемне бугазыңа кадәр җиткереп башкарам. Сез аны үзегез дә сизәсездер. Башым, уем, тәнем белән кереп китеп, хәтта Инстаграмнан да төшеп калам. Бүгенге көндә актуальлек, караулар буенча мин артта калам. Күпләр минем аккаунтны таба алмыйлар хәтта. Ә бу минем түләүле реклама, партнерларым, заказлар һәм башкалар. Иҗатым да кайчак икенче планга күчә. Яңа клибыбыз чыкканны күпләр белеп өлгермәгәндер дә. Корпоративларны да үткәрми башладым, нормаль күренешме инде бу?

Тагын да грандиоз масштаблырак эшләр башкарганда әлеге күренеш начар да түгел сыман. Мин идея, перспектива яклы. Кирәк икән — кирәк.

Әлеге идея командасында бары тик ике кеше бөтен эшне аяк, куллары белән тотып алып эшли торган. Ә калган 10сы үзләренә бөтен бүләкләрне алып баручы гына. Ярый инде, без моңа ияләшкән. Тик мине пиар ясый дип әйтүләре… Бик түбән һәм дөрес түгел, җәмәгать!

Мин пиар ясаячакмын, тик бу инде бөтенләй башка мәсьәлә… Рәхмәт!» — дип үз фикерен белдергән ул.

«Нәрсә булды? Нигә мондый пост урнаштырдыгыз?», «Талантлы һәм уңышлы кешеләрнең һәрчак өсләреннән йөриләр. Без сезне яратабыз», «Кемгә адресланган икән бу язма?», «Борчылма, барысы да яхшы булыр. Әкрен генә, җайлап кына», — дип тынычландырганнар җырчыны инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100