news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Талантлар бар, аларга бераз гына булышырга кирәк!» - Драматургиягә яшь авторлар килә

news_top
«Талантлар бар, аларга бераз гына булышырга кирәк!» - Драматургиягә яшь авторлар килә

Тагын бер яза гына башлаган язучының пьесасы тиздән сәхнәдә куелачак. Чираттагы сезонда Кариев театры «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Лилия Шакированың «Кадерлем» мелодрамасын куярга планлаштыра. Бу – авторның беренче әсәре, ул аны Әлмәттә узган Заманча драматургия семинар-лабораториясе барышында язган иде.

Искәртеп узабыз, лабораториянең финалына чыккан пьесалар нигезендә Татарстан һәм Башкортостан театрларында эскизлар әзерләнде. «Кадерлем» пьесасын Кариев театрыннан Булат Гатауллин сайлап алган иде.

«Март аенда безнең театрда «Кадерлем» эскизын жюри әгъзалары карады, – дип сөйләде театрның директоры Илнур Гайниев. – Алар арасында семинарны оештыручылар – Татарстан Язучылар берлеге, «Татнефть» хәйрия фонды, Әлмәт театры белгечләре, шулай ук «Апуш» балалар театр студиясе вәкилләре, журналистлар бар иде. Безнең эскиз бик уңай бәя алды».

Бу эскизны, һичшиксез, спектакль итеп эшләп бетерергә була һәм гаилә белән килеп карар өчен менә дигән тамаша килеп чыгарга мөмкин, дигәннәр жюри әгъзалары. Өстәвенә пьеса нәкъ Кариев театры өчен атап язылган кебек, ул яшүсмерләр дөньясы, буыннар арасындагы конфликт, ата-ананың баланы, баланың ата-анасын ишетмәве, аңламавы турында.

«Бәлки үзебезнең генә мөмкинлекләр җитмәс иде, «Татнефть» хәйрия фондына бик зур рәхмәт, алар ярдәмгә килде, проектны финанслауның күпчелек өлеше алардан булачак, – дип дәвам итте Илнур Гайниев. – Бу проект милли драматургиябезне үстерүдә тагын бер адым булыр дип уйлыйм. Дөрес, әле авторның режиссер белән бергәләп пьесаны камилләштереп язып бетерәсе бар. Аннары, фестивальләрдә катнашуыбызны да исәпкә алып, «Кадерлем» премьерасы киләсе елның яз башларында булыр, дип уйлыйбыз».

Бу Әлмәттәге Заманча драматургия семинар-лабораториясендә язылган пьесалар буенча куелган өченче спектакль булачак. Моңа кадәр Актаныш театрының режиссёры Нур Хөсәенов Иске Кормаш авылы халык театрында Айдар Нуриевнең «Балам» пьесасын сәхнәләштергән иде. Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» комедиясе Туймазы татар дәүләт драма театрында куелды.

«Кариев театры һәм «Татнефть» хәйрия фонды «Кадерлем» мелодрамасын чыгарып бик зур һәм файдалы эш башкаралар, – ди Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр. – Безнең семинар никадәр генә уңышлы узмасын, драматург барыбер үз пьесасын кат-кат сәхнә кануннары буенча күчереп язганда, режиссер, актерлар белән аралашканда, репетицияләрдә утырганда туа. Лилия Шакирова өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә булачак бу! Спектакль чыкканда ул драматург булып үсеп җитәр дип ышанам! Семинарда җиңүгә ирешкән башка авторларның да пьесалары театрлар игътибар читендә калмасын иде», – ди Равил Сабыр.

Ул җиңүчеләрне тагын бер мәртәбә санап узды. «Дебют» номинациясендә: 1 урын — Юлия Исмәгыйлева («Зеленая шапка»), 2 урын — Айдар Ризванов («Подключение к жизни» пьесасы), 3 урын — Лилия Шакирова («Кадерлем» пьесасы). Түбән Камадан Айдар Нуриевкә «Балам» пьесасы өчен кызыксындыру премиясе бирелде. «Дәвам» номинациясендә беренче урын «Төнге кояш балалары» пьесасы өчен Артур Ибраһимовка бирелде. «Соңгы Маһиҗан» пьесасы өчен II дәрәҗәле лауреат дипломы Равил Сабырга, «Юшкын» пьесасы өчен III дәрәҗәле лауреат дипломы Резеда Хәертдиновага тапшырылды. Яр Чаллыдан шагыйрә Лилия Гыйбадуллина «Бәгърем» пьесасы өчен кызыксындыру премиясенә лаек булды.

«Безнең семинар яшьләр арасында язарга теләүчеләр күп икәнен күрсәтте, – дип дәвам итте Равил Сабыр. – Белми калдым, тагын уздырасызмы, дип мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Хәзергесе вакытта Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды «Литлаб» проектын тормышка ашыра. Язучылар берлеге анда партнёр буларак катнаша».

Татарча һәм русча проза әсәрләре, шулай ук кино өчен сценарийлар язарга өйрәнергә теләгән 39 кеше 1 июльдән онлайн форматта белем өстәргә керешкәннәр, ә барлыгы 120дән артык гариза кабул ителгән булган.

«Киләсе сезонда Камал театры үз мәйданында уздырган лабораториядә җиңгән Раил Сафинның «Күпер» пьесасын куя. Димәк, яшь талантлар бар. Аларга бераз гына булышырга кирәк! Казаннан Раил Сафин, Түбән Камадан Айдар Нуриев, Әлмәттән Артур Ибраһимов, Лилия Шакирова кебек авторлар татар драматургиясен якын киләчәктә җигелеп тартып барырлар, Аллаһ боерса!» – дип саный Равил Сабыр.

Резедә Шәмсуллина

Татарстан Язучылар берлеге фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар