«Талант кечкенәдән язмышыңа язылган»: Данир Сабиров балачакта биегән видеосын күрсәтте

Юмор остасы Данир Сабиров социаль челтәрдәге язылучыларына балачакта татар халык биюен башкарган видеосын күрсәтте. Аны артистка лагерь директоры Рәисә Мостафовна җибәргән.
«1999 ел. «Ак чишмә» балалар лагере. Миңа 12 яшь», – дип язган ул.
Комментарийларда аның балачактан оста биюен билгеләп үткәннәр.
«Бәләкәйдән оста биегәнсез». «Җитез биисез», «Балачактан артист булган», «Тел-теш тидерә торган түгел», «Артист булып туган бала бит ул», «Талант кечкенәдән язмышыңа язылган», – дип язган видеоны караучылар.