Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Такырбаш": Иван Ургант кыяфәтен үзгәрткән

Танылган алып баручы һәм шоумен Иван Ургант чәчен кырдырып ташлаган.

news_top_970_100
"Такырбаш": Иван Ургант кыяфәтен үзгәрткән
Беренче каналда бара торган "Вечерний Ургант" тапшыруын алып баручы Иван Ургант кыяфәтен кардиналь рәвештә үзгәрткән. Такыр башлы һәм сакаллы фотосын ул инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

Аңа хатыны велосипед бүләк иткән. Зәңгәрсу төсле велосипед янында басып торучы Иван Ургантның башы ялтырап тора. "Ну, Наташка! Мине чыршы янында чып-чын #голубойургант көтеп торган! Яңа ел белән! Сез иң яхшылары һәм иң игътбарлылары! Мин тиз генә... " дип яза Ургант әлеге фото янына.

Инстачылар Иванны "ябык Слепаков", "Шуфутинский" дип башка артистларга охшата.  "Лысый красавчик" дип тә шаяртканнар.


"Вечерний Ургант" тапшыруының Яңа ел чыгарылышына Иван Дорн, Монеточка, Little Big, Гречка, Feduk, Антоха МС, Данила Поперечный, Илья Соболев, "Хлеб", Евгений Кулик, Александра Бортич, Ирина Горбачева, Мальбэк ft. Сюзанна һәм башкалар җыелган иде. Алар туксанынчы еллар стилендә "Голубой Ургант" оештырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100