Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Такташ ул – безнең балачак

1 гыйнвар – шагыйрь Һади Такташның туган көне. Шул уңайдан, Тукай районы Иске Абдул авылындагы пенсиядәге укытучы, РСФСР мәгарифе отличнигы, авыл тарихын язучы Зөфәр Дәүләтшинның редакциябезгә язган хатын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Такташ ул – безнең балачак

«Атна вакыйгалары»нда КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинованың Такташ турында язмасы бастырылган иде. Бу язма өчен аңа да, язманы бастырган өчен газетага да ихластан рәхмәт. Югыйсә, Такташ онытыла бара иде. Ә Такташ ул – безнең балачак та һәм бүгенгебез дә. Ни әйтсәң дә, без бит инде – Такташ белән Тукай шигырьләрен укып, ятлап үскән буын.

Менә 1946 елда, 6 класста укыганда, «Мокамай» шигырен ятлаган идек. Аннан соң инде 78 ел вакыт узды. Ә мин аны әле бүген дә яттан беләм. Мин үзем шагыйрь булмадым, ә шигырьләр яздым. Язучы да булмадым, ә авыл тарихы турында китаплар яздым. Журналист та булмадым, ә 1950 елдан башлап бүгенгәчә күп дистәләрчә мәкаләләр яздым. Нәрсә генә язсам да, Такташ кебек, ягъни, ничек бар – шулай яздым.

Ә Такташның кайсы шигырен генә алсаң да, ул бүгенге көн өчен язылган кебек. Өстәвенә, ул тирән фикерләүче күпьяклы шагыйрь булган. Ул бер генә вакыйгага да битараф булмаган. Шуңа берничә мисал китерик:

«Шулай, дустым, сезнең песи халкы

Балаларын ташлап китәләр,

Песи халкы гына түгел, этләр, аюлар да,

Кешеләр дә шулай итәләр...»

Ә бүгенге көндә күпме әниләр балаларын больницада ук калдыра яки чүплеккә ташлый.

«Әйтче, кызый! Болай киенергә

Нинди шайтан сине өйрәтте?

Инде тездән узган күлмәкләрен

Ертык ясау нигә кирәктер...»

Бусы инде – сәхнәгә ярымшәрә чыгып җырлаучыларга һәм алама чалбар киеп йөрүче яшьләргә.

Телне бозып сөйләүчеләрне дә читтә калдырмый: «Совсем» сүзен чәпчим чәпчеттегез», – дип яза.

«Провокторлар» шигырендә, бер гаепсез кешеләрне хөкем итеп, ату турында яза. Дөрес, Такташ 1937 елгы репрессияләрне күрми, ә татарга һөҗүм 1925 елларда ук башланган (мин белгәнчә) була, бәлки әле, 1921 елда башлангандыр. Авылдашыбыз, Казан дәүләт университетының 5 курс студенты Гәрәев Миңнәхмәт абый, солтангалиевчелектә гаепләнеп, 10 ел төрмәдә утырып кайтты. Нәкъ шундый гамәлләр өчен дә Такташ совет законнары белән килешә алмый.

Мин 1954-1955 елларда (1 ел) Австриядә оккупацион гаскәр составында Такташның абыйсының улы, Сыркыды авылы егете Такташев Нариман белән бергә армиядә хезмәт иттем.

Ул Такташны күреп белмәсә дә, аның турында күп белә, матбугатта басылмаган шигырьләрен яттан белә иде, ә ул шигырьләрне, имеш, цензура үткәрми, дип бастырмаганнар (Нариман сөйләве буенча). Такташка совет системасын мактап шигырьләр язарга кушканнар, ә ул язмаган, хурлап та язмаган. Йолдыз үз юлыннан тайпылмаган кебек, Такташ та кемнәргәдер ярарга тырышуны яратмаган. Икенче төрле әйтсәк, ул үз фикерендә нык торучы бунтарь холыклы кеше булган, кимчелекләрне усал итеп тәнкыйтьләгән. Шуның өчен дә аны «хулиган» дигәннәр. Безнең халык бит татарча сүгенми, ә русча сүгенә. Такташ та язган бит: «Һәрбер заманның була сволочы, каһәр суккыры!» – дип. Ә «сволочь» сүзен әшәке сүзгә кертәләр дә инде. Ә ул – сүгенү сүзе түгел, усал итеп тәнкыйтьләү сүзе.

Ул сүзне мин дә искә алдым. Авылыбызның 350 еллык тарихы булган «Авылым – горурлыгым» дигән китабымның 94-97 битләрендә, «Сугыш елларында безнең авыл» дигән бүлегендә: «Һәрбер чорның була сволочы, каһәр суккыры», – дип язган иде Һади Такташ. Сугыш һәм аннан соңгы елларда андыйлар аз булмады: кайсы – авыл советы, кайсы колхоз рәисе булып, авыл халкын нык рәнҗеттеләр: электән калган урыс капка өчен дә «бай» дип налог һәм заемны 1,5-2 тапкыр артыграк салдылар, ә түли алмасаң, авыл советындагы кечкенә бүлмәгә төнгә ябып калдыралар иде.

Андыйлар бүген дә аз түгел: кайсы безнең илнең хәрби көчләре урнашкан урынны хәбәр итә, кайсы Украинага акча күчерә, ә кайбер югары җитәкчеләр оборонага дигән акчаны урлый. Аларны «сволочьлар» димичә, «молодцы, булдырдыгыз» димәсләр бит инде.

Такташ фән һәм сәясәттә дә читтә калмаган: «шлем киертербез Айга да» дип язган.

Ә язманы йомгаклап, шуны әйтә алам – әгәр Такташ:

«Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке – ана булуда!» –

дигән шигыре белән «Мокамай»ны гына язса да, ул дөнья әдәбиятында күренекле урынны алган булыр иде.

Тукай районы, Иске Абдул авылындагы пенсиядәге укытучы, РСФСР мәгарифе отличнигы, авыл тарихын язучы Зөфәр Дәүләтшин

Фото: © авторның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100