news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Такталачык авылында квадроциклда йөрүче ир-ат һәлак

news_top
Такталачык авылында квадроциклда йөрүче ир-ат һәлак
Фото: Актаныш районы матбугат хезмәте

Актаныш районы Такталачык авылында юл һәлакәтендә бер ир-атның гомере өзелгән. 1988 елда туган авыл егете квадроцикл белән идарә иткәндә «Газель» автомобиле белән бәрелешкән, дип яза «Актаныш хәбәр» Телеграм-каналы.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана, әмма бер нәрсә инде хәзер үк билгеле: юлда саксызлык төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Квадроцикл, мотоцикл һәм башка шундый транспорт чаралары аерым игътибар һәм йөртү тәҗрибәсе таләп итә. Тәҗрибәсез идарә итү, тизлекне арттыру, спиртлы эчемлекләр куллану яки кагыйдәләрне бозу җитди аварияләргә сәбәп булырга мөмкин, дип кисәтәләр.

Юлларда уяу булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар