Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Даут авылында берьюлы 3 сыер һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Сайт үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бер өй хуҗасы урамда такталарны янгынга каршы катнашма белән буяп куя.
Урамда йөрүче 3 сыер шул такталар янына килә һәм ялый. Алар агуланган булуы ихтимал. Терлекләр үлгән.
Биредәге полиция бүлеге әлеге хәбәрне раслаган.