Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таксистларны ничек алдыйлар?

Мошенникларның ничек алдавы турында "Говорит Москва" радиостанциясенә "Зәңгәр чиләкләр" җәмәгатьчелек хәрәкәте координаторы Петр Шкуматов сөйләгән.

news_top_970_100
Таксистларны ничек алдыйлар?
pixabay.com

Хәзер күп таксистлар смартфондагы махсус кушымталар белән эшли, акчаны да банк карталарыннан кушымта аша ала. Шуңа да мошенникларның иң еш куллана торган алымы хәзер - бер тапкыр гына кулланып була торган карталар белән алдау. Алдакчы кеше картасын такси аккаунтына беркетә, аңа бераз акча сала да, бер тапкыр таксида йөри һәм түләмичә калдыра.

Моннан тыш, пассажирлар, таксида барганда, смартфон кушымтасында түләү ысулын үзгәртә: банк картасыннан түләүдән "наличка" беләү түләүгә күчерә, әмма таксист игътибарсызлыгы аркасында моны күрми калырга мөмкин. Пассажир чыгып китә, ә таксист түләүсез кала.

Тагын бер алдау төре - пассажирның смартфон кушымтасында таксистка тискәре бәя куюы. Нәтиҗәдә компания пассажирга бер бушлай йөрү бүләк итә.

Активист сүзләренчә, меңләгән кеше шул рәвешле таксида бушлай йөри. Шкуматов хәзерге вакытта Россиядә таксистларны һәм пассажирларны яклаучы закон булмавын искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100