Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таксистка унике тапкыр пычак кадаганнар, ул яралы килеш клиентларын илтеп куйган

18-19 яшьлек ике кыз белән ике егет үзара талашу аркасында, таксист имгәнгән.

news_top_970_100
Таксистка унике тапкыр пычак кадаганнар, ул яралы килеш клиентларын илтеп куйган
https://pixabay.com

Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе арасында чиктәге трассада кафе янында 27 яшьлек таксистны имгәтәләр. Ул ике егет белән талаша. Җәнҗал сугыш белән тәмамлана, таксистка унике тапкыр пычак кадыйлар. Яраланган машина йөртүче турында полициягә хәбәр итәләр. Алар җинаятьчеләрне тиз арада эзләп таба һәм 18 яшьлек егетне кулга алалар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Чиләбенең Кропачево бистәсендә туган 19 һәм 21 яшьлек ике кыз очраша һәм кәеф-сафа корып утыралар. Аларга кызларның берсе белән яши торган 19 яшьлек егет, аның 18 яшьлек дусты да кушыла. Эчәргә беткәч, алар такси чакыралар һәм тәүлек буена эшли торган кафега аракыга барырга булалар.

Такси чакыруы буенча «Киа Рио» машинасында 27 яшьлек ир-ат килә. Кафега барып җиткәч, кызлар кафега кереп, ике шешә пиво, бер шешә аракы алып чыга. 19 яшьлек егет аракы бер шешә генә булуын күргәч, талаш чыгара. Бу егет бергә яши торган кызына үпкәли, ул 18 яшьлек дусты белән машинадан төшә, һәм алар бистәгә таба җәяү китәләр. Кызлар таксисттан егетләрне дә утыртырга сорый. Ләкин егетләр кабат машинага утырудан баш тарта, җәяү баруларын дәвам итәләр.

Низагка таксист та кушыла, ул егетләрне машинага утырырга чакыра. Шуннан соң талаш китә, ике егет берьюлы таксистка ябыша. 18 яшьлек егет таксистка 12 тапкыр пычак кадый. Ир-ат яралануга карамастан, машина руленә утыра, кызларны кирәкле урынга илтеп куя. Аннары ул аңын югалта.

Очраклы узып баручы ир-ат бу таксистка хастаханәгә барырга ярдәм итә. Хәзер ул реанимациядә ята.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100