news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таксист күргәннәрдән: «Хатын-кызларның хәйләкәрлегенә шаккатам»

Мин такси хезмәтен еш кулланам. Рәхәт ич: каядыр барасың икән, кеше белән «шыгрым» тулы, 10 минутка бер йөрүче автобусларны көтеп газапланганчы, такси дәштең – киттең. Тиз дә, уңайлы да. Әле шуңа өстәп, тагын бер рәхәте – беркем дә буш урынга утырган өчен «колак итен» ашамый.

news_top
Таксист күргәннәрдән: «Хатын-кызларның хәйләкәрлегенә шаккатам»
Фото: Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды, Ильяс Хаҗиев дизайны

Без клиентлар өчен таксист – бер пункттан икенче пунктка илтүче генә. Шәхсән үзем такси йөртүче белән сөйләшмим дә. Исәнләшеп кереп утырам да «рәхмәт» әйтеп чыгып китәм. Тик барлык пассажирлар да минем кебек «тыйнак татар кызы» түгел икән шул…

Бактың исә, таксистларның эш вакытында нинди генә сәер очраклар булмый икән. Моның хакта миңа 2 ел таксист булып эшләүче танышым сөйләде Аның күргәнәреннән бер китап язарлык бугай.

«Хә мин сине үтерәм!» – дип кычкырды»

«Бу хәл булганда мин 4 нче курста укый идем. Гадәттәгечә таксида эшләргә чыктым. Коттеджлы поселоктан заказ килеп төште. Билгеле урынга килеп, пассажирларның чыкканын көтә башладым. Бер мәлне миннән ерак түгел басып торучы егетләр сугыша башламасынмы... Мин боларның нигә «әтәчләнүләре» белән кызыксынып, тәрәзәмне төшердем. Егетләр сугыштылар-сугыштылар да аннары кочаклаштылар. Бу – дуслашулары булгандыр, дип уйлап, тынычланып куйдым.

Арасыннан берсе пистолетын чыгарып, «Хә мин сине үтерәм!» дип кычкыргач, тынычлыгым югалды. Әле, шуңа өстәп, бер егет бу компаниядән аерылып, миңа таба йөгерә башлады. Ишекне ачтым, теләсә нинди борылышка әзер тордым. Ә бу килде дә, миңа рус телендә: «Брат, зинһар, полиция хезмәткәрләренә шалтыратма, дус егет хәзер чыга, көт әле, без сиңа өстәмә түлибез», – диде. Мин «ярар» дидем дә машинага кереп утырдым. Аннары клиентларым – егет белән кыз чыкты, кузгалдык.

Билгеләнгән җиргә юл тоттык, болар юл буе кочаклашып-үбешеп, матур сүзләр әйтешеп бардылар. Заказ ике ноктага ясалган иде. Егет аны билгеләнгән җирдән иртәрәк төшереп калдырырга сорады. Сөйгәне белән саубуллашты да машинадан чыкты. Мин кызны икенче ноктага илтергә киттем. Ә бераз баргач, егетне төшереп калдырган урында моны кушымтада билгеләргә онытканымны аңладым.

Кире шул урынга кайтырга туры килде. Килеп җиттем, билгеләдем, пассажирканы илтергә кузгалмакчы идем, теге артта утыручы кыз: «Туктагыз!» – дип җилкәмә сукты. Туктадым. Бу кыз машинадан йөгереп чыкты да каядыр чаба башлады. Карыйм, моның егете башка кыз белән үбешеп басып тора. Мин машинадан чыгып, бу драманы күзәтеп тордым. Кыз үкереп елый, сумкасы белән егеткә суга башлады, аннары кире машинага кереп утырды.

Мин клиентларны илткәндә, гадәттә, машинада музыканы әкрен генә ачам, ә бу кызның артта елавын ишеткәч, аңа да, миңа да уңайсыз булмасын дип, җырның тавышын арттырдым. Кыз музыканы әкренәйтүемне сорады. Аннары дустына шалтыратты да: «Ничек синең хәлләрең, без егетем белән аерылыштык. Хә мин синең яныңа киләм», – дип әйтте. Мин эчтән генә, озак моңаеп утырмады бу кызый, дип уйлап калдым…»

Фото: © Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды, Ильяс Хаҗиев дизайны

«Кайвакыт «таксист+психолог» та булырга туры килә»

«Эшемдә кызык та, күңелсез дә очраклар күп була. Бер клиентымны үзем дә бик жәлләп куйдым.

Гадәттәгечә заказ килеп төште, машинага бер апа кереп утырды. «Җырның тавышын катырак ач әле», – ди – ачтым. Барабыз, барабыз, берзаман бу апа үкереп елый башлады. Юл буе елап кайтты. Өе янына килеп туктадык та, миңа: «Әйдәгез, мин сезгә өстәмә түлим, мине өй тирәли 10 минут йөртегез әле машинада, елаган килеш әни янына керәсем килми», – диде. Мин ризалаштым.

Аннары бу апа үз-үзенә: «Ник мин, ни өчен минем белән шундый хәл булды?» – дип сөйләнә башлады. Мин, ни булды, дип сорадым. Ул миңа үзенең авыр тормыш ситуациясе турында сөйли башлады. «Миңа хәзер 35 яшь. Ирем белән 8 ел очрашып йөрдек, өйләнешкәнебезгә 7 ел. Мин аны армиядән дә көттем, минем анардан башка ир-атлар булмады. Тик безнең бер проблемабыз бар – күпме тырышсак та, бала алып кайта алмыйбыз. Без инде балалар йортыннан бала алып тәрбияләргә дә әзер идек, тик соңгы арада гаиләдә бу тема күтәрелми башлады. Мин көненә 12 сәгать эшлим.

Бүген коллегамның туган көне булгач, эшне иртәрәк бетердек тә, бераз бәйрәм итеп утырдык. Өйгә мин гадәттәгедән сәгать ярымга алданрак кайттым. Керүгә ни күрим – ирем минем балачактан иңне-иңгә куеп үскән иң якын дус кызым белән бер ятакта... Дус кызымның ире, 3 баласы бар. Кечкенә баласына 1 яшь кенә. Хәзер иренә шалтыратып барысын да сөйлим, тикшертсен, кечкенә баласының әтисе чыннан да ул микән», – дип ярсып елады.

15 минутлап йөргәч, бу апа миңа 500 сум акча сузды – алмадым. Аннары ул рәхмәтләрен әйтте дә өенә кереп китте.

Бу тарих нәрсә белән тәмамлангандыр, белмим, тик аны тыңлаганда, үземнең күзләремә дә яшь тулды. Һушыма килү өчен, туктап, 10 минут һава сулап алырга туры килде хәтта.

Таксист булып эшләү җиңел, илттең куйдың, дип уйлыйсыздыр, менә бит, кайвакыт «таксист+психолог» булырга да туры килә».

Фото: © Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды, Ильяс Хаҗиев дизайны

«Мин иреккә чыккан вакытта сәгать төнге 1 тулган иде инде»

«Төнге сәгать 11. Дәрвишләр бистәсеннән Казан үзәгенә заказ килеп төште. Заказчигым бер абый булып чыкты. Кереп утырды да, миннән «тәмле шаурма каян алып була» дип сорады. Абыйны үзем яратып йөри торган шаурма сата торган ноктага алып бардым. Анда кергәч, миннән, әнисенә шалтыратырга дип, телефонымны сорады. Мин бирдем, телефоным белән чабып китмәсен тагын дип, янында басып тордым. Кире «шаурмечка»га кердек тә, шаурма ясалганын көткән арада, мин телефонга текәлеп карап утыра башладым.

Берзаман шаурма ясаучылар «бездә эчәргә ярамый» диешә башладылар, башымны күтәреп карасам, мин алып килгән абый аракы шешәсе чыгарган да эчеп утыра. Моны күреп, шаурма ясаучылар безнең якка бик сәер карыйлар иде. Ярар, ул абзыйга сәер карауларын аңлыйм, ләкин мин бит – аларның даими клиенты. Кулымда шешә дә юк, эчмим дә, ник миңа шулай карыйлар? Без ул шаурма ясаучылар белән хәтта үзара «брат» дип сөйләшәбез, мине «шундый» дип уйларлар дип белмәгән идем.

Шаурма ясаучылар полиция хезмәткәрләрен чакырган булып чыкты. Болар килделәр дә минем клиентымны алып чыгып киттеләр. Мин урынымда утырып калдым. Шунда хезмәткәр килде дә, сиңа аерым чакыру кирәкме әллә, диде. Мин үземнең руль артында булуымны, эчмәгәнемне, бу абыйны гомеремдә беренче тапкыр күрүемне әйттем. Теге абыйдан сорыйлар – ул безне «братлар» ди, хәтта әнисенең телефон номеры да миндә булуын әйтте. Мин шок хәлендә басып тордым. Безне алып киттеләр. Дөресен ачыклаганчы, ярты сәгать «читлектә» утырдык. Алкотестор белән тикшерделәр, минем чыннан да таксист икәнемне дә белешкәннәр, шаурма ясый торган җирдәге видеокамераларны да караганнар. Мин иреккә чыккан вакытта сәгать төнге 1 тулган иде инде. Шаурма да ашамый калдым, дип уйлап, теге «шаурмечный»га кире киттем. Егетләргә дөресен сөйләдем, аннары алар миңа яңа шаурма ясап бирделәр, ашадым да кайтып киттем».

«Мин «үлдем, тәмам» дип уйлап куйдым»

«Бу хәл минем белән ел ярым элек булды. Сәгать төнге 12гә кадәр таксида эшләдем дә өйгә кайту ягын карый башладым. Өйгә кайтышлый берәр заказ алыйм, дидем. Клуб яныннан заказ килде. Аннан өч ханым чыкты. Машинага кереп утырдылар, алардан аңкыган алкоголь исеннән үзем дә исерә яздым...

Болар машинага керделәр дә, минем белән «флиртовать» итә, кызыксындырган сорауларын бирә башладылар. Аннары машинада үз җырларын куярга сорадылар, мин теләгән җырларын кушарга әзерлегемне әйттем. Болар Аnna Asti башкаруындагы «Царица» җырын сорадылар. Куйдым. 5 тапкыр тыңладылар, акыра-акыра җырладылар. Аннары, башларына таксины өч адреска түгел, ә бер җиргә генә заказ биргәннәре барып җитте. Өстәмә түләрбез, илтеп куярсыз әле, диделәр. Мин ризалаштым, икесен исән-сау гына өйләренә кайтарып куйдым. Ә менә өченче клиентым белән хәлләр авыррак булды шул...

Артта ялгызы гына калган апа «алгы утыргычка утырасым килә» диде. «Килсә, утырыгыз», – дидем. Бу апа алга ишек аша түгел, ике утыргыч арасыннан гына сикереп утырды. Мин моны аңламыйча да калдым. Алга күчеп утыргач, бу кулларыма кагыла башлады. Мин «таш» йөз ясап, берни дәшмичә бардым. Кирәкле урынга килеп җиттек. Бу апа миңа елмаеп карап утыра, сырпалана, машинадан төшми. Мин моңа «килеп җиттек» дип тә карадым, ә аңа барыбер, өйгә керәсе килми, ди. Ашыгам, өйдә көтәләр, дип тә әйтеп карадым, юк – утырамы-утыра. Әле, ичмасам, секунд саен ире шалтырата, бу хатын телефонын алмый, өзеп куя. Аннары «хә киләм» диде дә, ире белән телефоннан сөйләшергә чыгып китте. Аңа «мин кайтып җиттем, һава сулап басып торам» дип ялганлады. Мин газга басып «ялт» кына китмәкче идем, карыйм – сумкасын утыргычта калдырган... Сөйләшеп бетерде дә кире кереп утырды.

Берзаман алдыма карасам, бер «шкаф» кадәр ир-ат килә. Мин «үлдем, тәмам» дип уйлап куйдым. Аны күрүе булды, хатын-кыз машина ишеген дә япмыйча, йөгереп барып, ирен кочаклый-үбә, аңа «мин сине яратам» ди башлады. Ире минем яныма килде дә кемлегемне сорады. «Мин – таксист», – дидем. «Монда нишлисең? Бу хатын-кызны беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Юк», – дидем. «Ярар, хәерле юллар», – диде дә ишекне шапылдатып япты бу. Газга басып, ничек кайтып киткәнемне сизми дә калдым. Эчтән генә «пронесло» дип уйлап куйдым.

Хатын-кызларның хәйләкәрлегенә, мәкерлегенә шаккатам инде. Бер секунд эчендә 180 градуска үзгәрәләр дә куялар. Ир-атларга сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык».

Фото: © Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды, Ильяс Хаҗиев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар