news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таксист буып үтергән хатынның авырлы булуы ачыкланган

news_top
Таксист буып үтергән хатынның авырлы булуы ачыкланган
Фото: © "Татар-информ"

Волгоградта йөкле хатынны үтергән таксистка хөкем карары чыгаралар. Ул Ирина Б.ны үтергән. Хатынны 2 ай эзләделәр. Бу турыда Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

35 яшьлек Иринаны таксист Александр буып үтерә. Аны Ирина югалгач, 2 айдан соң гына тоталар. Прокуратура бу кешене 12 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

Ирина берничә ай хәбәрсез югалган булып санала. Аның мәетен чокырда табалар. Тикшерүчеләр хатынның йөкле булуын, аны үтерүләрен ачыклый.

15 октябрьгә каршы төндә Ирина фатирдан чыгып китә һәм югала. Җинаять эше ачыла. Югалган көнне аның подъезд яныннан таксига утырып китүе билгеле була. Декабрьдә таксистны кулга алалар. Сорау алган чакта, 40 яшьлек таксист, кисәк кенә ачуы чыгып, Иринаны буып атуын сөйли. Ул мәетне яшергән урынын да күрсәтә.

«Таксида барганда, ул хатында алтын бизәнү әйберләре күреп ала. Аннары кеше йөрми торган урынга алып китә, машинаны туктата, хатынны машинадан сөйрәп чыгара. Берничә тапкыр башына бәрә, аннары курткасының капюшоны белән буып үтерә. Мәеттән алтын алка, алтын чылбырлар, алтын йөзекләр ала – алар 111 мең сумлык була. Алтыннарны гаражында саклый. Ир-ат гаебен тулысынча таныды», – дигәннәр прокуратурада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар