Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таксист булып акча эшләргә теләгән пенсионер әбине үтереп коега ыргытканнар

Красноярск краенда таксист әбинең акчасына кызыгып үтергәннәр.

news_top_970_100
Таксист булып акча эшләргә теләгән пенсионер әбине үтереп коега ыргытканнар
Красноярск крае Тикшерү комитеты сайтыннан

Красноярск краендагы Дудовка авылында яшәгән 69 яшьлек әби югала. Ул, акчасы җитмәү сәбәпле, таксист булып эшләгән булган, дип хәбәр итә крайның Тикшерү комитеты.

Шул авылда яшәгән бер хатын күршеләренә чәй эчәргә керә һәм сәерсенә: моңа кадәр акчасы булмаган гаиләнең табыны мул була. Өстәвенә, ишегалдындагы коеларын да күмеп куйган булалар. Коены көндез дә түгел, төнлә күмгән икәнлекләрен аңлый. Полициягә барып бу хакта сөйли.

Коены казыгач, анда таксист әбинең мәетен табалар, дип яза NGS24.RU. Җинаятьтә гаепләнүче — 25 яшьлек егет кулга алына. Ул әбинең акчасын таларга уйлый. Красноярскига барасым бар дип чакыра һәм юлда пычак белән куркытып, картасының пин-кодын белә. Аннары әбине суеп үтерә һәм өенә кайта. Мәетен коега ыргыта. Красноярскига барып, картасыннан акчаларын ала һәм машинасын калдырып, кайтып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100